Догачылар калдырган мөгаллимә

Ульяновск шәһәренең Үзәк Җәмигъ мәчете карамагындагы “Дин дәресләре мәктәбе”ндә яңа уку елы башланды. Анда белем алучы шәкертләр әлеге өч еллык курсларга нигез салучы тынгысыз йөрәкле, иманлы милләтпәрвәр Асия хаҗия Мөлекованы дога белән искә алдылар.
Татарстанның Кукмара районы Мәчкәрә авылында туып үскән Асия Галәветдин кызы гомеренең күпчелек өлешен Ульяновск шәһәрендә үткәрде. Быелның 28 июнендә аңа 85 яшь тулган булыр иде. Ул узган елның декабрендә бакыйлыкка күчте.
Асия хаҗия “Туган тел” мәгърифәтчелек җәмгыяте һәм өлкә татар милли-мәдәни автономиясенең президиумы әгъзасы буларак ана телебезне, саф вә пакь динебезне саклап калып үстерүгә бәһасез өлеш кертте. Ул “Ак калфак” татар хатын-кызлары оешмасына һәм мөселман хатын-кызлары союзына нигез салды һәм аларны дистә еллар дәвамында уңышлы җитәкләп, илебез күләмендә танытты. Ә иң саваплы эше – “Дин дәресләре мәктәбен”дә йөзләгән шәкерт тәрбияләве. Әлеге кичә аның укучылары – хәзер инде өлкәбезнең танылган мөгаллимәләре тарафыннан оештырылган иде.
Мәҗлесне шәһәребезнең Үзәк Җәмигъ мәчете имам-хатыйбы Рөстәм хәзрәт Сафин Коръәни-Кәримнең “Ясин”, “Тәбарәк” сүрәләрен уку белән башлап җибәрде һәм Асия хаҗиянең, барча әрвахларның рухына багышлап дога кылдырды.
Асия апаның хәләл җефете Мөстәкыйм абый Мөлеков карчыгын бик нык юксынуын күз яшьләре аша җиткерде.
“Асия апагыз кешеләрне яратты, барысына да кулыннан килгән кадәр ярдәм итәргә омтылды. Тынгысыз җан иде, шәкертләре өчен алардан да күбрәк борчылды. Ниндидер сәбәп аркасында дәрескә килә алмаучыларны өйгә чакырып укыта иде. Әле дә хәтеремдә, бер укучысына озак итеп, кабат-кабат аңлатты, хәтта маңгаендагы тир тамчылары өстәлдәге дәфтәргә тамдылар. Төрле шәһәрләргә сәяхәтләр, кызыклы шәхесләр белән очрашулар, милли чаралар оештырганда да бар көчен куеп, әйбәт булсын дип тырышты”,- дип истәлекләре белән бүлеште Асия хаҗиянең гомер юлдашы Мөстәкыйм абый.
“Өмет” газетасының баш редакторы Исхак Хәлимов милләт җанлы Асия хаҗиянең “Өмет”не ихлас яратуы, редакция белән тыгыз элемтәдә торуы хакында сөйләде.
“Газетабызның чишмә башы, тарихы Асия Мөлекова исеме белән бәйле. Ул – “Өмет”кә нигез салучыларның берсе, газета укучыларны гыйбрәтле язмалары белән сөендереп торды. Үзе дә милли басмабызның даими герое иде. Нинди генә проблема килеп чыкса да, шатлыкта да, уңышларга ирешкәндә дә, Асия апа безнең янәшәбездә булды. Милләтебез, телебез үсешенә мөһим өлеш кертте, барлык милли һәм дини чараларның үзәгендә кайнады, үзенең төпле киңәшләрен, акыллы фикерләрен җииткерде. Асия хаҗиянең елмаюлы йөзе безнең күңелләрдә сакланыр. Ул үзеннән соң фәкать якты эз генә калдырды”,- диде Исхак Хасибулла улы.
Асия Галәветдин кызының шәкерте, якын дусты, сердәше, терәге һәм таянычы – танылган мөгаллимә Нурия хаҗия Татлыева остазының игелекле эш-гамәлләренә, тормыш юлына соклануын белдерде.
“Тормыш юлымда Асия апаны очратуым өчен язмышыма чиксез рәхмәтлемен. Дини һәм милли эшләрдә, сәяхәтләр оештыруда аның төп ярдәмчесе, уң кулы булуым белән горурланам. Әле дә, төшемдә генә булса да, һаман аның белән очрашулар үткәреп йөрим.
“Дин дәресләре мәктәбе”ндә 400дән артык мөселман кардәшебез дини гыйлем алды. Бүген без – Асия апаның шәкертләре, мөгаллимәбезнең рухын шатландырып дога кылабыз. Ул үзеннән соң әҗер-савабы килүдән беркайчан да туктамый торган сәдака-җария калдырды”,- дип белдерде Нурия Зиннур кызы.
Асия хаҗия Мөлекованың шәкертләре – Сания Хисаметдинова, Нурия Нуртдинова, Зәйтүнә Ахметова, Фәридә Молоткова, Рушан Татлыев, Гөлсирә Физюкова, Рузия Хәлимова, Хәмдия ханым һәм Суфия Ибраһимова күңел хатирәләре белән уртаклаштылар һәм әлеге чараны оештыручыларга, игелекле эшне башлап йөрүче Нурия ханым Татлыевага рәхмәт сүзләрен ирештерделәр.
Рузия ХӘЛИМОВА.