Авылыбыз халкы бердәм һәм ярдәмчел

Хөрмәтле редакциядә тырышып эшләүче мөселман кардәшләребез! Халкыбызга тугрылыклы хезмәтегез өчен авылыбыз халкы исеменнән сезгә олы рәхмәтебезне белдерәбез.
Бөек шагыйребез Габдулла Тукай, ятим ризыгы – илдән, дип язып калдырган. Ә олуг рус шагыйре Александр Пушкин, свет без добрых людей не бывает, дигән.
25 сентябрьдә җомга көнне авылыбызның хөрмәтле кешесе - беркайчан да намазын калдырмаган, ялгызы гына көн күргән 85 яшьлек Румия әбиебез бакыйлыкка күчте. Мәрхүмәне соңгы юлга озатырга бөтен тирә-күрше җыелды. Аллаһының рәхмәте киң бит – зур йортка чыгып карасаң, барлык яшьләребез дә күмәкләшеп кабер казырга баралар. Ә бабайлар мәчеткә тәһлил әйтергә җыелган. Әбиләребез исә Румия әбине юып, ару-пакьләп, кәфенләргә дә өлгергәннәр. Шушы изге һәм игелекле эшләре өчен аларга чын күңелдән рәхмәт әйтәсе килә.
Безнең авылда гомер буе мәетне җирләп өч көн үткәннән соң, Коръәнне хәтем кылалар. Иртәнге намазны укып кына бетердем, Самарадан бер яшь кеше шалтырата. Әгәр мөмкин булса, Румия әбинең ашын уздырырга ярдәм итәр идем, ди. Икенче көнне иртүк Рамил Идрис улы Аюпов килеп керде. Өченче хәтем миннән булсын әле, дип ул мәҗлесне оештыруга бәйле барлык чыгымнарны да үз өстенә алды. Безгә дә әҗер-савабы булсын, диде Рамил кардәшебез. Җиденче хәтеме якынлашып килгәндә, Хворостян белән Безенчуктан Гаяз Аюпов һәм Равия шалтыраттылар. Румия әбинең 7се бездән булсын, дип хәләл малларыннан өлеш чыгарып, сәдакаларын җибәрделәр. Шулай ук Наил Бирюков ярдәм итте. Кабер казучы яшьләребезгә зур рәхмәт әйтәсе килә. Рәшит Самәт улы белән Рафаэль Махмутовка да әҗер-саваплар насыйп итсен.
Румия әбиебезнең хәтемнәрен мәчетебездә зурлап үткәрдек. Ярдәм кулы сузучы аш-су осталарына – Тәнзилә, Алсу, Алсу белән Наиләгә, Самарадан Алисәгә, Никулинодан Венера белән Евлашеводан Наиләгә Аллаһының рәхмәтләре яусын, аяк-куллары сызлаусыз булсын.
Румия әбиебезне Ислам дине йолалары буенча соңгы юлга озатып, авылыбыз халкы бердәм һәм бергә, игелекле, ярдәмчел булуын күрсәтте.
Заһирә әби КУЛИКОВА,
Зур Чирекле авылы.