Чирек гасыр – милләтебезгә хезмәттә!

Бүген өлкә татар милли-мәдәни автономиясе рәисе урынбасары, татар краеведларының өлкә оешмасы җитәкчесе, Ульяновск өлкәсенең Почетлы гражданины Рифгат Фазулла улы Ахмедулловка 85 яшь тула.

Рифгат Фазулла улы – сугыш чоры баласы. Ул дәһшәтле сугыш елларының барлык авырлыкларын – ачлык һәм ялангачлыкны, юклыкны үз җилкәсендә татып үсә. Авыл картларының язгы чәчү вакытында кулларына тубал тотып кыр буенда иген сибеп йөрүләре һәм өлгергән ашлыкны урак белән урулары бүгенгедәй күз алдында аның. Биш яшьлек малай иптәшләре белән бергә көн саен кырга барып йөри. Анда колхозчыларга һәм аларның балаларына төшке ашка борчак боткасы бирәләр. Өйдә сөт белән бәрәңгебез бар иде, ә менә ипигә тилмердек, ди ул, моңсуланып. Өлгергән айбагар сабагы һәм урманда үсә торган төрле үләннәр ашап җан асрыйлар. Үләннәрне җыеп әле өйләренә дә алып кайтканнар. Авылдан фронтка киткән һәр икенче ир-ат кире әйләнеп кайтмый – батырларча һәлак була яки хәбәрсез югала. Ә калганнары инвалид булып, ягъни кулсыз яисә аяксыз кайтып керә. Шуңа күрә бөтен нужа карт-карчыклар һәм яшүсмерләр җилкәсенә төшә. Унҗиде яшьлек кызлар тракторга утырып тир түгәргә мәҗбүр була. Әниемнең 1924 елгы сеңелесе Зәйтүнә апа Бряндино МТСында тракторда эшләде, ди Рифгат Фазулла улы, хатирәләре белән бүлешеп.

Ул тормыш арбасына бик иртә җигелә. Җиденче классны тәмамлаганнан соң, кырдан ат белән печән, салам һәм комбайннан ындыр табагына ашлык ташый. Ә сигезенче сыйныфны бетергәч, комбайнга копнильщик итеп куялар. Кич белән тузанга чумып кайта идек, көзен эш өчен беркүпме ашлык бирделәр, акчалата да түләделәр, ди Рифгат ага, балачак истәлекләре белән уртаклашып.

Урта белемне күрше Кече Кандал авылы мәктәбенә йөреп ала. Сигез километр араны еш кына җәяү үтәргә туры килә. Кайчак улын ат белән озатучы колхоз конюхы арбасына эләгә. Әнисе атна буе ашап тору өчен зур күмәч белән бер бидон сөт биреп җибәрә. Кышын мәктәп интернатында тора, анда көненә өч тапкыр түләүсез ашаталар. Бөтен күңелен биреп, тырышып укый, барлык чараларда да актив катнаша. 1956 елда үзен классның комсомол оешмасы секретаре итеп сайлап куялар. Ә инде кулына өлгергәнлек аттестаты алгач, мәктәп директорының киңәшен истә тотып, классташы һәм дусты Солтан Богатов белән бергә Ульяновск педагогия институтының физика-математика факультетына укырга керә. Биредә ул факультетның комсомол бюросы әгъзасы булып сайлана, астрономия белән җитди рәвештә мавыга һәм Җирнең ясалма иярченнәрен күзәтү буенча станция начальнигы вазыйфаларын башкара. Кулына яңа гына диплом алган яшь белгеч армиягә китә – бер ел урманда яшерен хәрби частьтә, ракета гаскәрләрендә хезмәт итә. Сәләтле егетнең аспирантурага керү мөмкинлеге булса да, җиң сызганып эшкә керешә. Бряндино станциясе мәктәбенә физика укытучысы итеп алалар. Аннары мәктәпнең партбюро секретаре, пропагандист һәм авыл Советы депутаты булган яшь, өметле педагогны комсомолның Чардаклы райкомына эшкә чакыралар. Тынгысыз йөрәкле Юрий Фролович Горячев кулы астында эшләп, бай тормыш мәктәбе үттем, ди Рифгат Фазулла улы. Биредә язмыш аны партия райкомының беренче секретаре Дамир Исмагиль улы Шарипов белән очраштыра. Ул сәләтле, булдыклы милләттәшебезнең тырышлыгын тиз арада күреп ала һәм райкомның оештыру бүлеге мөдире итеп билгели. Шушы җаваплы вазыйфада беркүпме тәҗрибә туплаганнан соң, партия обкомына инструктор булып күчә. Аңа шулай ук партиянең Тереньга райкомы икенче секретаре вазыйфаларын башкарырга туры килә. Промышленность, торак-коммуналь хуҗалыгы, элемтә, транспорт мәсьәләләре өчен җаваплы җитәкче буларак районның социаль-экономик үсешенә зур өлеш кертә. Мәсәлән, совхозларның үзәк усадьбалары белән район үзәге арасында асфальт юллар салына, терлекчелек комплекслары сафка бастырыла. Ә сиксәненче еллар уртасында авыл хуҗалыгы хезмәткәрләре профсоюзы обкомының рәисе урынбасары булып сайлана. Әлеге обком колхоз-совхозлар һәм эшкәртү промышленносте предприятиеләренең 800 профкомын берләштерә, аларга 180 меңгә якын профсоюз әгъзасы керә. Ул вакытта профсоюз хезмәт кешеләренең социаль хокукларын чынлап торып яклады, шуңа күрә эш җитәрлек иде, ди Рифгат Фазулла улы. Ә перестройка чорында өлкәнең иң зур предприятиеләренең берсе булып саналган “Симбирскспиртпром” генераль директорының реализация буенча урынбасары вазыйфаларын үти.

Алтмыш яше тулганнан соң, пенсиягә китеп бераз өендә утыргач, өлкә татар милли-мәдәни автономиясе рәисе, профессор Азат Гайнулла улы Курчаков аны үз янына чакыртып, милләт эшен кемдер башкарырга тиеш бит, сиңа да халкыбызга хезмәт итәргә вакыт җитте, дип әйтә. Рифгат Фазулла улы абруйлы, дәрәҗәле һәм бар яктан да талантлы шәхеснең тәкъдимен кабул итә һәм 2002 елның январенда өлкә татар милли-мәдәни автономиясе рәисе урынбасары вазыйфаларын башкаруга керешә. Егерме биш ел – чирек гасыр эчендә милләтебез үсешенә керткән өлеше бәяләп бетергесез. Аның турыдан-туры катнашында барлык районнарда да татар автономиясенең җирле советлары булдырыла, Татар мәдәният үзәге бинасы капиталь ремонтлана, Кол Гали белән Закир Кадыйрига һәйкәлләр куела, күренекле шәхесләргә мемориаль такталар урнаштырыла, Татар теле һәм мәдәнияте көннәре үткәрү традициягә керә, татар авыллары тарихын язу эше җайга салына. Ул “Сембер-Ульяновск татарлары” дип исемләнгән энциклопедияне, Абдулла һәм Ертуган авылларына багышланган китапларны әзерләүче дә әле. Өлкә автономиясе җитәкчелеге район советлары рәисләренең тырышлыгын күрә, аларга канатлар куярга тырыша. Соңгы елларда дистәгә якын кешегә үз районнарының мактаулы гражданины исеме һәм татар конгрессының медале бирелгән. Рифгат Фазулла улы милли мәгариф, мәктәпләрдә татар телен өйрәнү мәсьәләсенә аеруча зур игътибар бирә.

“Кызганычка, өлкәбездә ана теле фән буларак яки түгәрәкләрдә өйрәнелгән мәктәпләр саны кими бара, шулай ук Сабантуй бәйрәмен үткәрүче районнар саны да күзгә күренерлек кимеде. Элеккеге елларда милли бәйрәмебез утыздан артык торак пунктта узса, хәзер Сабан туе унга якын шәһәр һәм районда үткәрелә. Мәгариф буенча да шундый ук хәл: татар телен өйрәнүче белем бирү оешмалары саны 200дән 50гә кадәр кимеде. Әлбәттә инде, күп нәрсә халыктан, ата-аналар һәм укытучылардан тора. Әгәр әти-әниләр үзләренең балаларына татар телен укытуны сорап гаризалар язса, мәктәп директорлары тиешле шартларны тудырыр иде. Федераль законда шулай дип язылган бит”,- ди ул.

Бөтен гомерен Туган илгә, халкыбызга тугрылыклы хезмәткә багышлаган танылган милләттәшебез СССР Хөкүмәтенең дүрт медале һәм Бөтендөнья татар конгрессының “Татар халкы алдындагы олы казанышлары өчен” медале белән бүләкләнгән. Аның исеме Ульяновск өлкәсенең Алтын мактау китабына кертелгән. Ул – Ульяновск өлкәсенең Почетлы гражданины дигән дәрәҗәле исем иясе.

Рифгат Фазулла улының гаиләсе үрнәк булырлык. Тормыш иптәше Светлана Фәйзрахман кызы белән менә 55 ел инде шатлыкларны да, борчуларны да бүлешеп, язмыш сукмагыннан бергә атлыйлар. Алар Абдулла авылында туып үскәннәр. Икесе дә пединститутны тәмамлап, мәктәптә, комсомол органнарында эшләгән. Ульяновскида комсомол обкомы үткәргән чараларда еш очрашалар. Ә 1971 елда мәхәббәт утында янган ике яшь йөрәк бергә кавышып, гаилә корып җибәрә. Светлана Фәйзрахман кызы – педагогик хезмәт ветераны. Ул озак еллар 26 нчы мәктәптә химия һәм биология фәннәрен укыткан.

85 яшьлек юбилеен каршылаучы Рифгат Фазулла улының яраткан шөгыльләре бик күп. Ул астрономия, нумизматика белән мавыга, үз бакчасында дару үләннәре үстерә. Мәтрүшкә, зверобой, мята, тархун, базилик һәм чабыр үләннәре тәнгә сихәт өсти, сәламәтлекне ныгыта, ди ул. Ямьле җәй айларында туган авылы Абдуллага ашкынып кайта. Кендек каны тамган туфрак, туган нигезе, әлбәттә инде, сагындыра, ә әти-әнисенә бәйле истәлекләр күңеле түрендә ядкарь булып саклана.

Исхак ХӘЛИМОВ.