Зөя буе татарлары

Бөтендөнья татар конгрессы башлангычы һәм Ульяновск өлкә татар милли-мәдәни автономиясе ярдәме белән “Зөя буе татарлары” проектына старт бирелде. Татарстан һәм Ульяновск галимнәре катнашында узган фәнни-гамәли конференция Зөя елгасы буенда – татар дөньясына данлыклы сәүдәгәр Акчуриннарны биргән Барыш районында башланып китте.

Зөя – үзенчәлекле елга

Бөтендөнья татар конгрессы башкарма комитеты рәисе урынбасары Ирек Шарипов белдерүенчә, “Зөя буе татарлары” фәнни-гамәли конференциясе – Россия төбәкләрендә яшәүче татарларны тарихи елгалар тирәсендә берләштерүгә юнәлдерелгән проект. Әлеге чараның нәкъ менә Сембер җирендә башланып китүе очраклы гына түгел. Зөя (Свияга) елгасының чишмә башы Ульяновск өлкәсенең Барыш районы Зөя Башы авылында бит.

Конференциядә катнашучылар әлеге авылга барып төшү белән Зөя елгасы башланган саф чишмә суыннан авыз иттеләр. Галимнәр әйтүенчә, Зөя – бик тә үзенчәлекле елга. Ул Иделгә параллель рәвештә урнашкан һәм аңа капма-каршы якка – көньяктан төньякка таба агучы бердәнбер елга. Ул Зөя Башы авылында кечкенә инеш булып башланып китә һәм 375 чакрым араны узып, мәшһүр Идел елгасына кушыла. Шулай итеп Зөя суы Идел елгасы аша Сембергә кире әйләнеп кайта. Җырларда җырланган Зөя елгасы Ульяновск шәһәре, өлкәбезнең Барыш, Кузоватово, Тереньга, Ульяновск, Чынлы районнары һәм Татарстанның Тәтеш, Буа, Апас, Кайбыч, Яшел Үзән, Югары Ослан районнары аркылы ага. Димәк, шул җирлектә яшәүче барлык милләттәшләребез дә “Зөя буе татарлары” буларак берләшә.

Акчуриннар – Сембер татарларының горурлыгы

Зөя Башы татар-мөселман дөньясына данлыклы морзалар – сәүдәгәр Акчуриннар нәселе яшәгән җирлек буларак яхшы таныш. Бу нәселдән күп кенә сәүдәгәрләр, меценатлар, җәмәгать эшлеклеләре, сәясәтчеләр һәм галимнәр чыккан.

Краевед Тимур Сорокин кунакларны Акчуриннарның Зөя Башы авылында сакланып калган матди һәм рухи мирасы белән таныштырды. Сәүдәгәр Якуб Акчуринның тау башында балкып утырган ике катлы йорты ерактан ук күзгә ташлана. Архив мәгълүматларына караганда, әлеге йорт Якубның әтисе Сөләйман Абдулла улы Акчурин тарафыннан 19 нчы гасыр уртасында төзелә. Зур йорт таш нигез өстенә салынган, тәрәзә яңаклары белән түшәме затлы итеп эшләнгән. Сөләйман вафат булганнан соң, йорт аның кече улы Якубка мирас булып күчә. Совет власте елларында биредә хастаханә урнашкан була. Йөз ел дәвамында медицина учреждениесе булып торуына карамастан, авыл халкы әлеге бинаны хәзер дә “Якуб бай йорты” дип йөртә.

Акчуриннар мирасын өйрәнүче Тимур Сорокин тирән борчылуын да белдерде:

“Кызганычка, Барыш районының бай тарихлы, затлы архитектура ядкаре бүген җимерелү, бөтенләй юкка чыгу алдында тора. Музей булып хезмәт итәрлек йортлар искереп таушала. Өстәвенә, Акчуриннар байлыгын эзләүчеләр аларны качып сүтәләр дә әле. Берничә ел элек сәүдәгәр Тимербулат Акчуринның кияве Хәсән Шакуловның йорты янып көлгә әйләнде. Тиз арада әлеге йортларны тарихи-мәдәни объектлар исемлегенә кертеп, ничек булса да саклап каласы иде”,- диде яшь тарихчы Тимур Сорокин.

Казан кунаклары авыл читендә урнашкан мөселман зиратында булырга да өлгерделәр. Әлеге каберстанда Акчуриннар нәселенең алты вәкиле җирләнгән. Иң борынгы каберләрнең берсе – Сөләйман Акчурин кабере.

Мәртәбәле конференция

“Зөя Башы татарлары” фәнни-гамәли конференциясе Калда авылы урта мәктәбендә узды. Галимнәр чыгышын мәктәп укучылары һәм укытучылар тыңлады. Район администрациясе башлыгы Алексей Терентьев ерак юлны якын итеп килгән кунакларны сәламләп, Акчуриннар мирасын өйрәнүче галимнәргә рәхмәт белдерде. Әлеге данлыклы нәсел вәкилләре Зөя буе данын еракларга тараттылар, диде глава.

Ә өлкә татар милли-мәдәни автономиясе рәисе Рамис Сафин Акчуриннарның исемен мәңгеләштерү максатында башкарылган эшләрне санап үтте.

“Тарих фәннәре кандидаты Римма Вильданованың “Акчуриннар” исемле китабы дөнья күрде. Күптән түгел меценат Тимербулат Акчуринның 200 еллыгы уңаеннан чыгарылган почта конверты киң җәмәгатьчелеккә тәкъдим ителде. 2015 елда Ульяновск өлкәсендә Зөһрә Акчурина оныгының кызы Гөлнара Сәетваниева катнашында халыкара фәнни-гамәли конференция уздырган идек”,- диде мохтарият рәисе.

“Мондый экспедицияләр 2030 елда халык санын исәпкә алу алдыннан милләттәшләребезнең яңа тарихын барлау өчен кирәк. Конференция кысаларында Зөя елгасы буйларында гомер итүче татарларның тормыш-көнкүреше, гореф-гадәтләре һәм тел үзенчәлекләре өйрәнелә”,- диде Бөтендөнья татар конгрессының башкарма комитеты рәисе урынбасары Ирек Шарипов.

Конгрессның эшмәкәрләр белән эшләү комитеты җитәкчесе Фәрит Уразаев Акчуриннар мирасының югала баруына борчылып, аны киләчәк буыннарга түкми-чәчми тапшырып калдыру кирәклегенә басым ясады.

Татарстан Фәннәр академиясенең А.Х.Халиков исемендәге археология институты баш фәнни хезмәткәре Фәридә Таһирова белдерүенчә, безнең телебез бер – татар теле, бары тик сөйләм диалектыбыз гына аерыла. Җирле сөйләмнән бервакытта да оялмагыз, кая гына барсагыз да, көндәлек ана телендә сөйләшегез, дип мәктәп укучыларына мөрәҗәгать итте ул.

Татарстан Республикасының Милли китапханәсе хезмәткәре Резедә За һитова, Казанның Ш.Мәрҗани исемендәге Тарих институты хезмәткәре Радион Хамзин белән Татарстанның Кайбыч районы краеведы Рәмис Хаялиевның чыгышлары да зур кызыксыну уятты.

“Конгресс проекты буенча “Зөя буе татарлары” конференциясе ике елга бер тапкыр узачак. Димәк, Ульяновск өлкәсендә әле тагын очрашачакбыз”,- дип Ирек Шарипов төбәкара чарага йомгак ясады.

Ульяновскиның Татар мәдәният үзәге хезмәткәре Алсу Альметова Сембер мишәрләренең милли киемнәре турында сөйләде. Аннары “Урама” халык фольклор ансамбле Инза татарларының җырларын яңгыратты.

Ничек яшисең, авыл?

Барыш районында татарлар күпләп яшәгән ике авыл – Зөя Башы һәм Калда авыллары урнашкан. Шәһәр җирлеге хакимият башлыгы Ринат Сяпуков сүзләренчә, Зөя Башы бистәсендә 3300 кеше исәпләнә, шуларның 80 проценты – татарлар. Авылда өч мәчет эшләп килә. Урта мәктәптә 220 бала белем ала. Татар теле һәр класста атнасына 1-2 сәгать түгәрәкләрдә өйрәнелә. Гомер бакыеннан саф татар авылы булып саналган Калдада 1400 кеше яши. Бу авылда башка милләт вәкилләре саны елдан-ел күбәя бара икән. Мәктәптә 130 бала укый. Татар теле һәм әдәбияты аерым предмет буларак өйрәнелә. Ана теле укытучысы Эльза Хөснетдинова мактауга лаек. Аның укучылары татар теле буенча олимпиадаларда һәрвакыт призлы урыннар яулыйлар.

Билгеле, “Өмет” газетасы турында да сүз булды. Әти-әнием “Өмет”не көтеп алып, яратып укыйлар иде, ди Ринат Сяпуков. Әтием Абдрахман “Өмет”тән беркайчан да аерылмады, үзе дә мәкаләләр яза иде, дип сүзгә кушылды Калда мәктәбе директоры Иршат Таиров.

Кызганычка, татар телендә укый белүче буын вәкилләре авылларда да кими бара шул. Калда мәктәбе директоры Иршат Абдрахман улы өлкәбез татарларының горурлыгы булган “Өмет” газетасы ярдәмендә халыкка ана телен өйрәтергә тәкъдим итте. Татар теле укытучысы Эльза Шамил кызы авылда почтаның начар эшләве, газета-журналларны соңлап таратулары турында борчылып сөйләде. Халык газетага күпләп язылса, почта да үзенең эшен җайлап җибәрер иде.

Рузия ХӘЛИМОВА.