СВО геройларының якыннары - игътибар үзәгендә

Ульяновск өлкәсенең Иҗтимагый палатасы әгъзалары һәм Тимерьюл районының “Боевое братство” оешмасы активистлары СВО геройларының гаиләләре, якыннары белән тыгыз элемтәдә торалар.

Шушы көннәрдә генә Иҗтимагый палата әгъзасы, Тимерьюл районы татар автономиясе җитәкчесе Рамил Абитов, Тимерьюл районының “Боевое братство” оешмасы рәисе Ахат Муратов һәм Яңа шәһәрнең Ислам мәдәни-агарту үзәге имамы Рәфик хәзрәт Сафиуллов 2025 елның 4 октябрендә СВО зонасында сугышчан бурычларын үтәгәндә батырларча һәлак булган Шамил Латыйповның өендә булдылар. Алар Ватан героеның хатыны һәм балалары белән аралашып, хәлләрен белделәр һәм тормыш-көнкүреш шартлары белән кызыксындылар. Әлеге гаиләне борчыган барлык проблемаларны да контрольгә алдык һәм якын арада район, шәһәр җитәкчеләренә җиткерәчәкбез, ди Рамил Абитов. Ә Рәфик хәзрәт Сафиуллов Коръәни-Кәримнән сүрә укып, дошманга каршы сугышта шәһит киткән Шамил кардәшебез рухына багышлады. СВО ветераннары, аларның әти-әниләре, хатыннары һәм балалары барыбызның да игътибар үзәгендә булырга тиеш, ди “Боевое братство” оешмасын әйдәп баручы Ахат Муратов.