Милли Шура рәисе - Ульяновскида

Узган җомгада Татарстан Республикасы премьер-министры уранбасары, Бөтендөнья татар конгрессының Милли Шура рәисе Васил Шәйхразыев эш сәфәре белән Ульяновскида булып китте.
Милли Шура рәисе төбәкнең танылган эшкуары, җәмәгать эшлеклесе, "Мой бизнес" үзәге җитәкчесе Руслан Гайнетдинов, Ульяновск шәһәр Думасы рәисенең беренче урынбасары Алсу Айзатуллина һәм Ульяновск өлкә татар милли-мәдәни автономиясе рәисе Рамис Сафин белән берлектә Сембер-Ульяновскиның 2 нче Җәмигъ мәчете комплексында булды.
Кунакларны Икенче Җәмигъ мәчете имам-хатыйбы Рәсүл хәзрәт Фәткуллов озатып йөрде һәм мәчеттәге белем бирү системасы, башкарылган проектлар, киләчәккә планнар белән таныштырды.
Бүген мәчет карамагында “Сальсабиль” балалар үсеше үзәге - шәхси мәктәп, балалар бакчасы эшли. Балалар саны бик күп. Якын арада яңа бина салып, мәгариф эшчәнлеген киңәйтергә планлаштыралар.
Васил Шәйхразыев шулай ук Алексей Русскихның Ульяновск өлкәсе Губернаторы вазыйфасына керешү тантанасында катнашты.
Чара «Губернаторский» Халыклар дуслыгы мәдәният сараенда узды. Тантанага төбәкнең министрлыклары һәм ведомстволары вәкилләре, сәясәтчеләр, җәмәгать һәм дин эшлеклеләре чакырулы иде.
18–20 сентябрьдә узган сайлауларда Алексей Русских 77,05% тавыш җыеп җиңү яулады. Бу аның төбәк башлыгы постына икенче тапкыр сайлануы.