Халкыбызның затлы улы

Ульяновск өлкәсе татар милли-мәдәни автономиясе рәисе урынбасары Р.Ф.Ахмедулловка

Хөрмәтле Рифгат Фазулла улы!

Бөтендөнья татар конгрессы Милли Шурасы исеменнән һәм шәхсән үз исемемнән Сезне туган көнегез – 85яшьлек юбилеегыз белән ихлас күңелдән котлыйм!

Хезмәт юлыгызны гади укытучы булып башлап, Сез милләтебезгә хас булган тырышлык һәм акыллылык белән югары үрләргә ирешкән шәхес. Озак еллар буе Сез төп хезмәтегез белән иҗтимагый эшчәнлекне бергә үреп, кыйблагыздан тайпылмыйча, халкыбызга хезмәт иттегез. Һәр башлаган эшегездә югары күрсәткечләргә ирешеп, милләттәшләребезнең ихтирамын һәм күңелен яулый алдыгыз. Бу уңышларыгыз барысы да Сезнең тәҗрибәгез һәм эш сөючәнлегегез, үз һөнәрегезнең остасы булуы турында сөйли. Сезнең Ульяновск өлкәсе татарлары иҗтимагый тормышында тоткан урыныгыз әйтеп бетергесез зур. Милли-мәдәни һәм иҗтимагый юнәлештәге эшчәнлегегез Ульяновск өлкәсе белән генә чикләнмичә, Татарстан Республикасында да танылу тапты.

Хөрмәтле Рифгат Фазулла улы! Сезнең кебек милләттәшебез булу – безнең өчен зур горурлык. Гомер бәйрәмегез уңаеннан иң изге теләкләребезне кабул итегез. Сезгә саулык-сәламәтлек, имин көннәр насыйп булсын.

Ихтирам белән,

Татарстан Республикасы Премьер-министры урынбасары, Бөтендөнья татар конгрессы

Милли Шура рәисе В.Г.Шәйхразыев.

* * *

Хөрмәтле Рифгат әфәнде Ахмедуллов!

Федераль татар милли-мәдәни автономиясе һәм шәхсән үз исемемнән Сезне 85 яшьлек юбилеегыз белән тәбриклим. Һәрбер халык турында аның шәхесләренә карап фикер йөртәләр. Татар милләте вәкилләре арасында Сезнең кебек фидакарь, бөтен гомерен фәнгә, милләткә багышлаган шәхесебез булу безнең өчен зур куаныч.

Гомерегезнең чирек гасырдан артыгын татар милли эшенә багышлаган кеше буларак, Сезнең үз хезмәтегезгә, үз эшегезгә булган тугрылыкның иң югары үрнәге.

Ульяновск өлкәсенең Почетлы гражданины исеменә лаек булуыгыз - Сезгә карата булган хөрмәтнең төбәк күләмендә югары бәяләнүен күрсәтә.

Кадерле Рифгат ага, шушы күркәм бәйрәм көнендә Сезгә ныклы сәламәтлек, күңел күтәренкелеге, якыннарыгызның мәхәббәтен һәм хөрмәтен телибез. Йортыгызда һәрчак шатлык һәм иминлек хөкем сөрсен, йөрәгегездәге дәрт һәм илһам сүнмәсен. Озак еллар буе безне үзегезнең зирәк сүзегез, киң күңелегез һәм рухи ныклыгыгыз белән куандырып яшәргә язсын!

Ихтирам белән,

Совет рәисе, Россия Дәүләт Думасы депутаты И.И.Гыйльметдинов.

* * *

Ульяновск өлкә татар милли-мәдәни автономиясе рәисе урынбасары, Ульяновск өлкәсенең Почетлы гражданины Р.Ф.Ахмедулловка

Хөрмәтле Рифгат ага Ахмедуллов!

Сезне чын күңелдән Ульяновск өлкәсендә гомер итүче татарлар, төбәкнең татар милли-мәдәни автономиясе һәм шәхсән үз исемемнән гомер бәйрәмегез – 85 яшьлек юбилеегыз белән тәбрик итәм.

Дәһшәтле Бөек Ватан сугышы башланган 1941 елда туып, Сез тормышның ачысын-төчесен татыган буын вәкиле буларак ныклык һәм сабырлык, тырышлык, ватанпәрвәрлекне һәм башка асыл сыйфатларны үзегезгә туплагансыз. Заманында гади укытучыдан башланган хезмәт юлыгыз зур тырышлыгыгыз һәм белемегез белән абруйлы җитәкче дәрәҗәсенә күтәрелергә насыйп иткән. Хезмәт юлында байтак орден-медальләргә лаек табылдыгыз, ә Ульяновск өлкәсенең Почетлы гражданины исеменә лаек булуыгыз без - татарлар өчен дә зур горурлык булды.

Егерме биш ел дәвамында өлкә татар автономиясе рәисе урынбасары вазыйфаларын башкарып, халкыбыз өчен әйтеп бетергесез эшләргә нигез салдыгыз, районнарда татар автономияләрен оештыруда зур эшчәнлек алып бардыгыз.

Гомер бәйрәмегез үтелгән матур һәм бай тормышыгызга күпмедер дәрәҗәдә нәтиҗә ясардай бер форсат, киләчәккә максатлар билгеләү өчен бер мөмкинлек булсын. Сез кылган игелекле гамәлләр милләтебезнең якты киләчәге өчен эшләнә. Ульяновск өлкәсендә халкыбызның телен, динен, мәгърифәтен, мәдәниятен үстерүгә һәм саклап калуга Сез үзегездән зур өлеш кертәсез. Әлеге изге гамәлләрегез белән Сез милләттәшләребезнең хөрмәтен казандыгыз һәм без сезнең белән хаклы рәвештә горурланабыз.

Хөрмәтле Рифгат ага! Гомер бәйрәмегез уңаеннан иң изге теләкләребезне кабул итегез. Сезгә саулык-сәламәтлек, имин көннәр һәм милләтебезгә тагын озак еллар дәвамында хезмәт итүегезне телибез.

Олуг ихтирам белән, Ульяновск өлкә татар милли-мәдәни автономиясе рәисе Рамис Сафин.

* * *

Өлкә татар милли-мәдәни автономиясе рәисе урынбасары, Ульяновск өлкәсенең Мактаулы гражданины Рифгат Фазулла улы Ахмедулловның 85 яшьлек юбилее.

Хөрмәтле Рифгат Фазулла улы! Сезне юбилейлы туган көнегез уңаеннан котлап, хәерле озын гомер, исәнлек-саулык, шатлык-куанычлар һәм гаилә бәхете телибез. Сез абруйлы, милләт җанлы җитәкче буларак “Өмет” газетасын таратуга һәм танытуга зур өлеш кертәсез. Укучыларыбызга Сез газетаның актив авторы сыйфатында да билгеле. Менә ике дистә елдан артык инде милләттәшләребезне Сембер төбәгендә туып үскән күренекле, мәшһүр шәхесләр, аларның тормыш һәм хезмәт юлы белән таныштырып барасыз. Укучылар бай эчтәлекле һәм тирән мәгънәле һәр мәкаләгезне көтеп алалар һәм яратып укыйлар. Сезгә тагын озак еллар редакция белән хезмәттәшлек итәргә, милләтебезгә хезмәттә булырга насыйп итсен. Илебезгә һәм халкыбызга Сезнең кебек затлы, зирәк һәм дәрәҗәле шәхесләр кирәк!

“Өмет” газетасы редакциясе.

 

Кәримә АЛИУЛЛИНА, Ульяновск өлкәсе татар хатын-кызларының “Ак калфак” оешмасы рәисе:

- Рифгат Фазулла улы мине татар дөньясына кулымнан җитәкләп диярлек кертте. Ул мине өлкәнең “Ак калфак” оешмасы рәисе вазыйфасына тәкъдим итте һәм һәрьяклап ярдәм итәргә тырышты. Аңа чиксез рәхмәтлемен. Өлкә һәм Россия күләмендә танылган шундый дәрәҗәле шәхес белән бергә эшләвем белән бик тә горурланам.

Шәфикъ ИМАТДИНОВ, Засвияжье районы татар автономиясе рәисе, Татарстан Язучылар берлегенең Ульяновск бүлеге җитәкчесе:

- Рифгат Фазулла улын югары үрләр яулаган, бай тормыш тәҗрибәсе туплаган җитәкче сыйфатында беләм һәм аңардан үрнәк алырга тырышам. Өлкә автономиясе рәисе урынбасары буларак язучылар белән эшләү, Засвияжье татарларын әйдәп бару мәсьәләләре буенча төпле киңәшләрен бирә, ярдәм итә.

Җәмил ХАКИМОВ, Чардаклы районының Мактаулы гражданины: 

- Рифгат Фазулла улы белән 1974 елда танышкан идек. Шуннан бирле аралашып, бер-беребезгә таянып яшибез. Ул олы хөрмәткә лаек җитәкче – башлаган эшен җаны-тәне белән бирелеп ахырына кадәр җиткерә, сүзен нык, үтемле итеп әйтә белә. Һәм, билгеле инде, башкалардан да шуны таләп итә. Чардаклы районы мәктәпләрендә татар телен фән буларак, факультативларда һәм түгәрәкләрдә өйрәнүне нәкъ менә аның ярдәмендә җайга салып җибәрдек.