Иске Кәкерле мәзәкләре

“Тәүфыйклы бул”
“Цуман” Мәстүрәсенең малае Каюм кич белән урамга яшьләр янына чыгарга җыена икән. Әнисе кулына зур пычак тотып килгән дә: “Каюм улым, урамда тәүфыйклы гына йөре, кешегә бәйләнмә, сугышма. Әгәр сиңа бәйләнүче булса, менә шушы пычак белән корсагыннан тотынып, горласына кадәр айка”,- дип, киңәшен биреп, улын озатып калган.
“Ипи” биргән
Мәстүрә әбиләргә бер хәерче ипи сорап кергән икән. Юмарт карчык, бисмилласын әйтеп, мохтаҗга зур телем ипи кисеп биргән. Хәерче, пешкән бәрәңгең дә юкмы, дип сорагач, әби, югалып калмыйча: “Бар, менә шул нәрсәмне ашамыйсыңмы?”- дип аты-юлы белән әйтеп салган.
“Көтүдән качкан”
“Цуман” (кушамат) Садрук (Садертдин - Мәстүрә әбинең ире) үлгән сарыгын суйган да, итен саткан. Күршесе: “Синнән алган ит казаннан чыгып кача, пешкән чакта күбекләнә”,- дип канәгатьсезлек белдергән. Садрук бабай, тапкырлыгын күрсәтеп: “Ул сарык - ыруы үчкере, көтүдән дә качып кайта иде”,- дигән.
“Тамгалы сарык”
Садрук бабайның күршесе Кәрим бабай үз сарыгының колагын кисеп, тамга салган. “Менә хәзер “Цуман” урлап карасын, минем сарык тамгалы”,- дип әйткән ди ул, имеш.
“Салам юк”
Шакир бабай Кучатков озак еллар безнең авылда колхоз председателе булып эшләде. Ул үлгәннән соң, башка районнан Фәттах Саттаровны рәис итеп китереп куйдылар. Җитәкче чыхым булып, мишәрчә түгел - “ч” белән сөйләшә иде. Аның кызы Миральде мәктәптә балалар укытты. Шулай бервакыт кыш көне Каш тавында (урам исеме) яшәүче Малләм абзый иртә белән колхоз идарәсенә салам сорарга барган. “Сыерым ачтан үлә, салам булса, зинһар өчен, бераз бирегез әле”,- дип Саттаровтан сораган. Председатель, ачуы чыгып: “Инәеңне сеперим, җәй көне кеше урлашканда, нәрсә дип йоклап яттың, монда колхоз сыерларына ашатырга да салам юк әле”,- дип җаваплаган.
“Суган кап”
Мөхит бабай авыр хәлдә үлем түшәгендә ята икән. Күршесе Сиракай бабай авыруның хәлен белергә кергән. Кулына суган белән кәбестә күчәне тоткан. Ул авыруга: “Мөхит, Мөхит, суган капмыйсыңмы, суган ул күңелне ача бит, я булмаса күчән ашап кара әле”,- дип әйткән, ди.
“Бетереп җибәр”
“Сапсан” (Сабирҗан булгандыр инде) кичке сәгать алтыга мәҗлескә кунаклар чакырган. Инде җиде дә тулган, ә кунаклар һаман юк. Урамга чыгып, капкасын бикләп куйган да, бер үзе өстәл артында кунак булып утыра икән. Тагын берне эч, бетереп җибәр, Сабирҗан, дип үз-үзен кыстап-кыстап аракы эчә бу. Шулай капкасын иртәнгә кадәр ачмаган. Вакытында килсеннәр иде, дип кунакларыннан үч алган.
“Чалыш, Каюм абзый, Чалыш”
Авылда бөтен кешенең дә кушаматы бар бит. Безнең авылда да “Чалыш” (кыек мәгънәсендә) кушаматлы Каюм бабай бар иде. Алар урамында Фәһим исемле ир-ат яшәде. Аны “Кара Фәһим” дип йөрттеләр. Чәче, күзе кара булгангадыр инде. Каюм белән Фәһим читтә өйләр салып, бергә шабашкада йөргәннәр. Шулай бервакыт төзелештә тактаны тигезләп куярга кирәк була. Каюм Фәһимнән, такта турымы анда, дип сорый икән. Фәһим аңа: “Чалыш, Каюм абзый, Чалыш”,- дип җавап биргән.
“Алыштырганнар”
Абзалдин исемле ирнең кыз баласы туган. Хатыны Кәүсәрия (“Питрац”) исемле иде. Ул баланы Шемурша роддомында тапкан. Аның белән бергә безнең авылдан да бала табучы хатыннар була. Ата кеше, безнең малай булырга тиеш, дип халыкка сөйләп йөргән. Кыз бала алып кайткач ышанмыйча, бала тапканда Кәүсәрия аңында идеме соң, аны-моны күрмәдегезме, безнең малайны кызга алмаштырмадылармы икән, дип авыл хатыннарыннан барып сорашкан. Бераз вакыт үтеп, яз башында бәрәңге утырткач, өмәчеләр идәнгә җәйгән эскәтер тирәсенә тезелешеп утырганнар. Абзалдин да шунда була. Бер хатын сүзне ерактан ук башлый (ул бик шаяртырга ярата иде). “Кичә Шемурша базарына барган идем әле. Бер чуаш мужигы, минем хатын кыз артыннан кыз таба гына бит, хәзер биш кызым инде, соңгы тапкыр врачка бер каз илтеп тоттыргач, малай биреп җибәрде, дип шатланып сөйләде”,- дигән. Бу сүзләрне ишеткәч, Абзалдинның күзләре зуррак ачыла бара икән. Аннары утырган җиреннән торып баскан да: “Безнең кыз өйдә “кай-кай” дип йөри”,- дип белдергән. Ата кешенең шикләнүе тагын да арткан бит. “Кай-кай” чувашчадан кит-кит дигәнне аңлата. Сөйләргә өйрәнүче бала нәрсә генә әйтмәс...
“Йомырка шулпасы”
Безнең авылдан өч чакрым ераклыкта урнашкан чуваш авылы Өчүледә яшәүче Петр якын дусты Хәбир абзый янына кунакка килгән икән. Хуҗа кеше дустын бик нык кунак иткән. Тавыгын суйган, аракы эчергән, ашаткан, сыйлаган. Петр өенә кайтып китәргә җыенгач: “Ну, Хәбир дус, ашаттың, эчерттең, исерттең. Киләсе ялларда сине дә үзебездә көтеп калам”,- дип Хәбир абзыйны кунакка чакырган. Авылдашыбыз билгеләнгән вакытка дустына барып керсә, Петр өйдә ялгызы гына утыра. “Сине ничек кунак итәргә, Хәбир дус, белмим дә инде: хатын өйдә юк, казлар күлдә йөзәләр (янәсе суеп булмый), магазин ябык, аракыны 11дән соң гына саталар... Шулпа ашыйсыңмы?”- дип сораган. Нинди шулпа ул, дигән кунак, аптырап. Кичә йомырка пешергән идем, шуның шулпасы калды, чыгарып түкмәдем, ашыйсыңмы, дип әйткән Петр. Хәбир абзый дустында менә шулай кунак булып кайткан, ди.
Х.В.
(авторның исем-фамилиясе редакция өчен генә).
Ульяновск шәһәре.