Яңа мич чыгарганда

Парча

Безнең буын яшьләре авылыбызның авыр шартларында үссәләр дә, Ленин бабабыз идеаллары белән тәрбияләнгән кешеләр. Ләкин язмыш дигән нәрсә дә бар бит әле. Менә шул язмыш дигәнең Ленин бабабызның туган каласына алып та килде. Тик монда – Ульяновскида Ленинны яратучы кеше киләсен кочагын җәеп беркем дә көтеп тормаган икән.

Берара дүрт ел чамасы шәһәрнең «Куликовка» өлешендә яшәп алдык. «Овраг» дип аталган, Зөягә барып терәлә язган коридор сыман чокырда – «Партизаннар» бистәсендә времянкаларда минем кебек, беркем дә көтеп тормаган, авыл малайлары үзләренең авыл кызлары белән көн күрәләр иде.

Без сатып алган времянка хуҗалары татар түгел иде. Шуңа күрә ялкау булганнармы, өйләре ремонт сорый иде. Беренче эш итеп ишелә башлаган мичкә тотындык. Сүтүен сүттек, тик кирпечләренең күбесе тетелеп беткән, кабат кулланырга яраксыз. Алар урынына яңалар кирәк. Тик бу безнең «микробистәгә» машина йә ат түгел, кечерәк кул арбасы белән дә кереп булмый. Капчык, носилка белән ташысаң гына кирәк әйбереңне.

Янәшә урнашкан оешмалар чыгарып түккән өем-өем кирпеч ватыклары бар икән. Күршеләр шундый өемнәрдән яраклы кирпечләр эзләргә киңәш итте. Тик көндез ташу түгел, казынырга да ярамый икән. Милиция-фәлән тотарга мөмкин. Аңлашылды. Димәк, төнлә барырга, ягъни урларга. Шулай итеп, кыек юлга басу буламы инде бу?

Ноябрь урталары узып бара. Ел фасылының көз дип аталган көннәре санаулы гына калса да, йә яңгыр катыш кар, йә кар катыш яңгыр бу чокырны йөри алмаслык хәлгә китергән. Шулай итеп, «кыек» юлдан бормалы-уралмалы сукмаклар буйлап бер өемгә барып чыктым. Бу гөнаһлы, кап-караңгы юлда ничә тапкыр йә таеп, йә абынып егылганмындыр, санамадым. Менә бер урында, кайтышлый калку җирдән менә алмыйча «буксовать» итәм. Җиңел-җиңел җиде йөр, диләр дә бит, андый чакта кем уйлап тора аны. Капчыкны бугазыннан ук тутырганмын.

Ходайның рәхмәте! Бу нинди могҗиза тагы?! Арттан кемдер этеп җибәрде. Мендем дә киттем бу тайгак урыннан. Артыма борылып, рәхмәт әйтим дисәм, беркем дә юк!

Шул вакыйга искә төшсә, әле булса баш ватам. Кем булды икән ул миңа булышучы? Үзе дә минем кебек мич чыгаручымы? Кыек юлда йөрүчегә җен-пәриләр булыштымы? Алай дисәң, Габдулла бабай йөз ел элек үк үзенең «Сабыйга» шигырендә, җен-пәриләр юк, дип язган. Андый юлда йөрүчеләргә фәрештәләр дә булышмыйдыр.

Әй, билгесез зат! Мин сине белмәсәм дә, бәлки, син мине беләсеңдер. Оныткан булсаң, исеңә төшер әле. Кем булуыңа карамастан, шул чактагы ярдәмең өчен мең-мең рәхмәт сиңа! Яңа мичебезнең яңа фатир алганчы рәхәтен күрдек.

Зөфәр БАТЫРОВ.