5 октябрь – Укытучылар көне

Кадерле педагоглар! Чын күңелдән сезне һөнәри бәйрәмегез белән котлыйм!
Укытучы – ул һөнәр генә түгел. Ул тирән белем һәм югары осталык белән беррәттән, киң күңелле, зирәк, олы йөрәкле булуны таләп итүче сәләт тә әле.
Без әлеге хезмәтне бик тә югары бәялибез һәм сезнең эшегез һәм иҗатыгыз өчен мөмкин булган кадәр уңай шартлар булдырырга омтылабыз. 2026 елда “Яшьләр һәм балалар” илкүләм проекты кысаларындагы белем бирү оешмаларын модернизацияләү программасына төбәктәге 41 мәктәп һәм биш көллият белән техникумның җиде корпусы кертелде. Яңарту биналарны ремонтлау белән генә чикләнмичә, мәктәпләрне алдынгы уку-укыту һәм технологик җиһазлар белән тәэмин итүне дә күздә тота. Быел РФ Президенты Владимир Владимирович Путин укытучының аерым статусы һәм мәгариф системасында остазлык институты үсеше турында Указын имзалады. Моннан тыш, 2020 елдан Ульяновск өлкәсендә “Педагогларның статусы турында” региональ законда һәм “Земство укытучысы” федераль проектында каралган ярдәм күрсәтү чаралары тормышка ашырыла. 2023 елда төбәктә хокукый агарту буенча киңәшче вазыйфасы кертелде, ул педагогик хезмәткәрләрнең хокукларын уңышлы яклый.
Хөрмәтле педагоглар! Сезнең һәркайсыгызга илһам һәм профессиональ казанышлар телим. Сездә тәрбияләнүчеләрнең уңышлары шатлык һәм горурлык өчен даими рәвештә сәбәп булып торсын.
Ульяновск өлкәсе Губернаторы А.Ю.Русских.