Малларыгызны Аллаһы юлында сарыф итегез!

Җомга вәгазе

Бисмилләһир рахмәнир рахим! 

Хөрмәтле мөселман кардәшләребез! Малларыбызны Үзенең юлында сарыф итәргә кушкан һәм моның өчен күп әҗер-саваплар вәгъдә иткән Аллаһы Раббыбызга мактауларыбыз булсын. Аллаһы Тәгалә Коръәни-Кәримдә болай ди: “Малларын Аллаһ юлында сарыф итүчеләрнең мисалы – җиде башак үстергән, җиде башакта да йөзәр бөртек булган орлык мисалы. Аллаһ (ихласлыгына карап) Үзе теләгән кешеләргә (әҗер-савапларны) арттыра. Аллаһ – чиксез Мәрхәмәт (һәм гыйлемнәр) иясе, (һәрнәрсәне) Белүче” (әл-Бәкара, 261).

Аллаһы Тәгаләдән башка гыйбадәткә лаеклы зат һәм илаһ юк икәнлегенә таныклык (шәһадәт) бирәм. Һәм Мөхәммәд пәйгамбәр (с.а.в.с.) Аллаһы Тәгаләнең колы һәм (бәндәләргә шәригать хөкемнәрен ирештерер өчен җибәрелгән) илчесе икәнлегенә таныклык (шәһадәт) бирәм. Аллаһының Рәсүле (с.а.в.с.) барча кешеләр арасында иң юмарты була һәм үзенең сүзе, эш-гамәлләре белән Аллаһы юлында малын иң күп сарыф итә. Сөекле Пәйгамбәребез Мөхәммәдкә (с.а.в.с.), гаиләсенә, сәхабәләренә һәм Кыямәт көненә кадәр аның юлыннан баручыларга сәламнәребез һәм хәмед-сәнәләребез булсын. Иман китерүчеләр, Аллаһыдан куркыгыз һәм игелекле эшләргә малларыгызны мөмкин кадәр күбрәк сарыф итегез. Раббыбыз алар өчен әҗер-савапларны арттырырга вәгъдә итә. Коръәни-Кәримдә Ул болай ди: “Кем дә кем Аллаһка (чын күңелдән дини хезмәтләргә сарыф итеп һәм сораучыга рибасыз акча биреп) бурычка яхшы нәрсә биреп торса, Ул аңа аны (бәрәкәтне һәм әҗерне) кат-кат арттыра. Аллаһ (ризыкны теләгәненә) тарайта һәм (теләгәненә) мул итеп бирә. Сез Аңа кайтарылачаксыз” (әл-Бәкара, 245). Раббыбыз шулай ук болай ди: “Малларын Аллаһ юлында сарыф иткән, биргәннән соң битәрләү һәм рәнҗетү катыштырмаган кешеләргә Раббылары хозурында саваплар бар. Аларга бернинди дә курку булмас, алар хәсрәт тә чикмәс” (әл-Бәкара, 262).

Мөхтәрәм кардәшләр, сәдака хуҗасын аеруча да кирәкле булган көнне үзенең шәүләсе белән каплар. Сәдакасын яшертен рәвештә бирүче кеше Аллаһы Тәгалә Кыямәт көнендә Үзенең шәүләсе белән каплаячак җиде категория кешеләргә керә. Үкбә бине Әмирнең Аллаһы Рәсүленең (с.а.в.с.) болай дип әйткәнен ишетүе турында тапшырыла: “Кешеләр арасында карар кабул ителгәнче, һәрбер кеше үзе биргән сәдака шәүләсе астында торыр” (Әхмәд, Бине Хүзәймә, Бине Хиббән). Әбү әл-Хәйр бер генә көн дә сәдака бирмичә калмаган – җәймә яки суган булса да биргән. Сәдака мөселман кешесен начар, куркыныч үлемнән саклый һәм җәннәткә керү өчен сәбәпче булып тора. Раббыбыз болай ди: “Раббыгызның мәгъфирәтенә һәм киңлеге күкләр белән җир (арасы) булган җәннәткә (керергә) омтылыгыз ки, ул тәкъвалык ияләре өчен әзерләнгән” (Әлү-Гыймран, 133).

Аллаһы Рәсүленең (с.а.в.с.) сәхабәләре Пәйгамбәребез (с.а.в.с.) үрнәгендә гаҗәеп юмарт була, чөнки алар аңардан өйрәнә, аның юлыннан баралар. Барлык сәхабәләр дә хә йрия эшчәнлегендә Пәйгамбәребездән (с.а.в.с.) соң беренче итеп санаган Әбү Бәкер (р.а.) бөтен мал-мөлкәтен сәдака итеп бирә. Үмәр бине әл-Хәттаб болай дип сөйләгән: “Шулай бервакыт Аллаһының Рәсүле (с.а.в.с.) безгә сәдакалар бирергә кушты. Минем дә мал-мөлкәтем бар иде. Шуңа күрә, әйдә, бүген Әбү Бәкерне уздырыйм әле, дип уйлап куйдым һәм байлыгымның яртысын сәдака итеп китердем. Аллаһының Рәсүле, гаиләңә нәрсә калды, дип сорады. Шуның кадәр үк калдырдым, дидем. Ә Әбү Бәкер бөтен малын алып килгән иде. Пәйгамбәребез (с.а.в.с.) аңардан, гаиләңә нәрсә калдырдың, дип сорап куйды. Аллаһыны һәм Аның Рәсүлен, диде Әбү Бәкер. Алайса, мин сине беркайчан да уздыра алмам, дип үз-үземә әйттем” (Әбү Дәүд). Үмәрнең (р.а.) әллә ни зур байлыгы булмаса да, һәрчак юмартлык күрсәтә. Ачлыктан эче быгырдаса, ул болай дигән: “Быгырдыйсыңмы, әллә быгырдамыйсыңмы? Аллаһы белән ант итәм, мөселман балалары ашап туймыйча, син туймассың”. Шулай бервакыт базарда аның янына балалары белән тол хатын килә һәм ярлы яшәүләренә зарлана. Шуннан соң Үмәр казнага (Бәйт әл-мал) барып, ике дөяне азык-төлек, киемнәр һәм акча белән тутыра да, дилбегәне хатынга тоттыра һәм: “Алып кит, Аллаһы Тәгалә ризык, яхшылык биргәнче бу сиңа җитәр”,- дип әйтә.

Госман бине Әффән (р.а.) юмартлык үрнәгенә әверелә. Табук тирәсендәге сугыш алдыннан нәкъ менә ул гаскәрләрне корал белән тәэмин итә. Аллаһының Рәсүле (с.а.в.с.) аның турында болай дигән: “Бүгенге көннән соң Госманга бернәрсә дә зыян китерә алмас” (Әхмәд, Әт-Тирмизи). Товар төягән зур кәрван аның янына килеп туктагач, сәүдәгәрләр бәяне арттыра башлый. Госман, мин тагын да күбрәк бирәм, ди. Сиңа кем күбрәк тәкъдим итте, дигән сорауга ул болай ди: “Аллаһы Раббыбыз һәр игелекле гамәл өчен миңа ун тапкыр арттырып мал бирде. Мин аны Аллаһы юлында сарыф итәм”. Шуннан соң ул товарын халыкка бушлай тарата.

Әбү Тальха (р.а.) түбәндәге аять иңдерелгәннән соң үзенең яраткан Бируха бакчасын сәдака итеп тапшыра: “Үзегез ярата торган нәрсәләрдән сарыф итми торып, сез изгелеккә ирешә алмаячаксыз” (Әлү-Гыймран, 92). Аллаһының Рәсүле аны туганнарына бирергә киңәш итә һәм Әбү Тальха шулай эшли дә (Әл-Бохари, Мөслим).

Сәдака биргәндә менә шушы әдәпләрне үтәргә кирәк:

  1. Яшертенлек. Сәдакаларыгызны яшертен бирегез, чөнки Аллаһы болай дигән: “Әгәр сәдакаларыгызны ачыктан-ачык бирәсез икән, бу бик яхшы. Әмма әгәр моны яшерсәгез һәм аларны фәкыйрьләргә бирсәгез, бу сезнең өчен тагын да яхшырак” (әл-Бәкара, 271).
  2. Битәрләү һәм рәнҗетү булмасын. Битәрләү һәм үпкәләүләр белән әҗер-савапларны юкка чыгармагыз: “И, иман китерүчеләр! Аллаһка һәм Соңгы көнгә ышанмаган, кешегә күрсәтер өчен генә малын сарыф иткәннәр кебек, битәрләү һәм кимсетүләрегез белән сәдакаларыгызны юкка чыгармагыз” (әл-Бәкара, 264).
  3. Мөлкәтнең чисталыгы. Хәләл юл белән килгән малларыгызны гына сарыф итегез. Пәйгамбәребез (с.а.в.с.) болай дигән: “Әй, кешеләр! Хакыйкатьтә, Аллаһы – игелекле, һәм Ул бары тик игелекле булганны гына кабул итә” (Мөслим).
  4. Яхшылык теләү. Сәдакаларыгызны ачык йөз белән елмаеп, ирекле рәвештә бирегез. “Бер дирхәм йөз мең дирхәмнән өстен булырга мөмкин” (бирүченең ихласлыгы күздә тотыла) (Әхмәд, Ән-Нәсәи).
  5. Лаеклы алучыны сайлау. Сәдаканы лаек булучыларга – якыннарыгызга, күршеләрегезгә, гыйбадәткә тотучыларга бирегез. Шәхсән андыйларны белмәсәгез, акчаны ышанычлы фондлар аркылы тапшырыгыз.

Юмартлыкка омтылыгыз. Бәлки, сәдака бирүегез аркасында Аллаһы Тәгалә күп бәла-казаларны, кайгы-хәсрәтне сездән ерагайтыр. Раббыбыз мохтаҗ кардәшләребезне ярдәменнән ташламавын сорагыз. Аллаһы Раббыбыз иманыбызны ныгытсын, туган илебезгә иминлек насыйп итсен, җитәкчеләребезгә зирәк акыл бирсен.

Вәгазь РДУМның Голәмәләр шурасы тарафыннан расланды.