Россиядә эшләмәүче пенсионерларның уртача пенсиясе 26 мең сумга җиткән
2026 елның сентябрендә Россиядә эшләмәүче пенсионерларның пенсиясенең уртача күләме якынча 26 мең сумга җиткән. Бу хакта Россиянең социаль фонды мәгълүматларыннан күренә, дип яза РИА Новости.
Ведомство мәгълүматлары буенча, 2026 елның 1 сентябрендә эшләмәүче гражданнарның уртача пенсиясе 25 839 сум тәшкил иткән. 2025 елның шул ук чорында эшләмәүче пенсионерлар 24 007 сумга якын акча алган.
Росстат мәгълүматларына караганда, сентябрьдә эшләүче һәм эшләмәүче россиялеләрнең пенсияләренең уртача күләме 8,3 процентка арткан һәм 25,5 мең сум тәшкил иткән.