Гореф-гадәтләрне саклаучылар

Ульяновск районы Ундоры авылы мәдәният йортында “Традицияләрне саклаучылар: тарих, кул эшләре һәм милли аш-су” дип исемләнгән конкурс узды.
Гаилә учакларын, милли һәм дини гореф-гадәтләрне кадерләп саклап, үсеп килгән буынга тапшыручы уңган хатын-кызлар - Валентина Кудряшова, Флера Гиниятова, Татьяна Ляукина и Лидия Машина үзләренең осталыкларын күрсәттеләр.
Эшкә оста, сүзгә кыска гүзәл затлар үз гаиләләренең хәтер сандыкларын алып килгән иде. Чиккән сөлгеләр, милли күлмәкләр, кул эшләре - болар барысы да елъязма бит, аларның бизәге буенча кешенең холык-фигылен, хәтта кәефен дә билгеләргә мөмкин. Конкурста осталыкларын сынап караучылар чигәргә һәм тегәргә, пешерергә һәм гаилә кыйммәтләрен кадерләп сакларга өйрәттеләр.
Россия халыклары бердәмлеге елында шундый очрашулар аеруча да кирәкле: алар төрле мәдәниятләрнең бер-берсен баетып, тулыландырып һәм уртак хәтерне саклап яшәүләрен ачык күрсәтә.