Украина кризисын җайга салу мәсьәләләре каралды

Финляндия һәм Норвегия яклары үтенече буенча Россия Президенты Владимир Путин Финляндия Республикасы Президенты Александр Стубб һәм Норвегия Корольлеге Премьер-министры Йонас Гар Стере белән телефоннан сөйләште.
Владимир Путинның 21 октябрьдә Санкт-Петербургта АКШ Президентының махсус Илчесе Стивен Уиткофф белән сөйләшүләрен, Александр Стубб һәм Йонас Гар Стереның Стивен Уиткофф һәм Владимир Зеленский белән Ослодагы элемтәләрен исәпкә алып, Украина кризисын җайга салу мәсьәләләре буенча фикер алыштылар.
Әңгәмәдәшләр ноябрьнең беренче яртысында Әбу-Дабида Россия, Украина һәм АКШ арасында, аерым алганда, хәрби хәрәкәтләр тәмамланганнан соң Россия һәм Украина иминлеген тәэмин итү мәсьәләләренә юнәлтелгән өч яклы сөйләшүләрне яңарту турында ирешелгән килешүне хупладылар.
Владимир Путин Украинада конфликт зонасындагы агымдагы хәлгә бәя бирде, аның беренче сәбәпләрен искә төшерде. Ул ассызыклавынча, озак вакытлы гадел тынычлыкка ирешү Россиянең законлы мәнфәгатьләрен тулысынча һәм берсүзсез исәпкә алганда гына мөмкин. Шул ук вакытта Европа Берлеге һәм НАТО илләренең хәрби гамәлләрне сузуга алып баручы конфронтацион сәясәтенә игътибар юнәлтелде.
Балтыйк буе төбәкләрендә һәм Европаның төньягында иминлек һәм тотрыклылык тәэмин итү мәсьәләләре күтәрелде. Финляндия Президенты һәм Норвегия Премьер-министры бу уңайдан Халыкара диңгез хокукы һәм суднолар йөрү иреге принцибын үтәүнең мөһимлеген расладылар.
Россия Президенты АКШ арадашлыгында Россиянең Алешки торак пункты төбәгендә гуманитар операция башлануы һәм бу максатларда Херсон юнәлешендә вакытлыча “тынлык режимы”н кертү турында хәбәр итте.
Өч ил лидеры алга таба да телефон аша туры элемтәдә торырга сүз куештылар.