“Без төрле, әмма без бергә”

Николаевка район үзәге урта мәктәбендә күркәм һәм мөһим проект - Россия халыкларының “Без төрле, әмма без бергә” дип аталган фестивале старт алды. Ул мәктәп вакыйгасы гына булып калмыйча, уртак идея балаларны, ата-аналарны һәм педагогларны берләштерергә сәләтле булуын да ачык күрсәтте.
Әлеге мәктәп ата-аналар комитетының башлангычы Россия “Белем” җәмгыятенең грантлар конкурсында яклау тапкан. Проект авторлары чаралар сериясе аркылы мәктәп укучыларын илебез халыкларының мәдәнияте белән таныштыру, милли традицияләргә һәм йолаларга хөрмәт тәрбияләү, балаларга Россиянең гаҗәеп дәрәҗәдә бай һәм күпкырлы булуын аңларга ярдәм итү максаты куйганнар.
Фестивальгә әзерлек эшләре күптән инде башланган, ә сентябрьдә проектны актив рәвештә тормышка ашыруга керешкәннәр. Аның кысаларында укучылар һәм аларның гаиләләре катнашында күп кенә кызыклы чаралар үткәрү каралган.
Мәктәп грант акчасына Идел буе халыкларының милли костюмнарын, манекеннар, принтер, музыкаль колонка, бүләкләү продукциясе юнәткән, шулай ук бай эчтәлекле тематик стендлар булдырылган.
Халыклар арасындагы дуслыкны, милләтара татулыкны ныгытуга юнәлдерелгән иҗади фестиваль балалар, әти-әниләр һәм педагоглар күңелендә бары тик уңай тәэсирләр генә калдырыр.