Россия армиясе соңгы тәүлектә СВО зонасында 3 торак пунктны азат иткән

Россия хәрбиләре соңгы тәүлектә Харьков һәм Сумы өлкәләрендә 3 авылны контрольгә алган.
Оборона министрлыгы мәгълүматларына караганда, “Север” гаскәрләре төркеме Харьков өлкәсендә – Грачевка һәм Сердобино, ә Сумы өлкәсендә – Малая Рыбица торак пунктларын азат иткән. Грачевка һәм Сердобино Харьков өлкәсенең төньяк-көнчыгышында – “Волчанск казаны” үзәгендә урнашкан.
Соңгы атналарда Россия гаскәрләре әлеге “казанны” әкренләп юк итеп килә. Сумы өлкәсенең Малая Рыбица торак пунктына килгәндә, ул Россия чигендә, август азагында азат ителгән Великий Прикол янәшәсендә урнашкан.