Әнвәр Гомәр улы Галиәкбәров

Милләт җанлы галим - профессор, авыл хуҗалыгы фәннәре докторы, Татарстан Фәннәр академиясенең әгъза-корреспонденты, РСФСРның атказанган авыл хуҗалыгы хезмәткәре, Ульяновск өлкәсенең атказанган фән hәм техника эшлеклесе Әнвәр Гомәр улы Галиәкбәров фани дөньядан бакыйлыкка күчте.
Әнвәр Гомәр улының милләт җанлы галим булып яшәвенең сере дә мәгълүм. Ул татар мохитендә - Татарстанның Буа районы Бәбки авылында туып үсә. Балачагы hәм үсмер еллары Бөек Ватан сугышының дәhшәтле чорына туры килә. Әтисе армия сафларында хезмәт иткәндә дөньяга аваз сала, бары тик 1945 елда, ягъни сугыштан кайткач кына улын беренче тапкыр күрә, ул вакытта аңа инде алты яшь тулган була. Кызганычка, ике яшьлек Әнвәр әнисе назыннан да мәхрүм ителә - җир йөзендәге иң газиз, иң кадерле кешесен 1941 елда танкларга каршы окоплар казырга озаталар. Ә нарасые якын туганнары карамагында көн күрә, тәрбияләнә.
Алты чакрым ераклыкта урнашкан күрше авыл мәктәбенә йөреп ул урта белем серлeренә төшенә. Кыш айларында шушы араны чаңгыда уза, көндәлек тренировкалар тора-бара мәктәпнең танылган чаңгычысы исеменә ирешү мөмкинлеге бирә. Авылның күпчелек малайлары кебек үк, ул техника белән кызыксына. Бөтен гомерен Җир-Анабызга багышлау теләге 18 яшьлек егетне Буаның hөнәри училищесына алып килә. Булачак галим берүк вакытта шофер, тракторчы, комбайнчы hәм 4 нче разрядлы слесарь белгечлекләрен уңышлы гына үзләштереп чыга.
Илленче еллар ахыры. Ерак Казахстан якларында чирәм җирләрне күтәрүгә керешәләр. Яңа гына училище тәмамлаган Әнвәр Галиәкбәров та комсомол путевкасы буенча шул тарафларга чыгып китә. Әмма туган туфрагыннан читтә озак тир түгәргә туры килми - Совет Армиясе сафларына чакыралар. Бар җирдә дә алдынгы, тырыш, максатчан булырга күнеккән Әнвәр армиядә дә сынатмый - өч ел эчендә капитан званиесенә кадәр күтәрелә. Гыйлемле булырга хыялланучы егет югары белем алу кирәклеге турында бер генә мизгелгә дә исеннән чыгармый. Ул Казан авыл хуҗалыгы институтын тәмамлый. Дипломлы галим-агроном Казахстанның Красный Водопад селекция-тәҗрибә станциясендә фәнни хезмәткәр, орлыкчылык бүлеге мөдире hәм фән мәсьәләләре буенча директор урынбасары булып эшли. Буа районының чишмә суларын эчеп үскән сөйгән яры - башлангыч сыйныф укытучысы Рузалия Ибраhим кызы белән гаилә корып җибәрергә дә өлгерә. Чит җирләрдә аларның саф мәхәббәт җимешләре - кызлары Рузинә белән Рузилә дөньяга килә. Ә cерле дә, мавыктыргыч та фән өлкәсе сәләтле милләттәшебезне hаман саен үзенә җәлеп итә. Ул читтән торып аспирантура тәмамлый hәм авыл хуҗалыгы фәннәре кандидаты гыйльми дәрәҗәсенә ия булу өчен диссертация яклый.
1946 елда, ягъни илебездә ачлык hәм ялангачлык хөкем сөргән чорда күршедә генә яшәүче дусты Исламның тракторчы булып эшләүче абыйсына бераз гына он бирә башлыйлар. Әнкәләре шушы оннан көн саен умач ашы пешерә hәм иптәше белән аны төш чагында кырга илтә. Юлда туктап, берәр кашык кайнар аш белән тамак ялгап алырга күнегеп китәләр. Менә шунда Әнвәр үзендә тракторчы hөнәренә карата кызыксыну барлыкка килүен сизә. Ач тамакны туйдыручы хезмәт бит бу, дип уйлый ул. Ә Буа училищесын бетергәч, «ДТ-54» тракторы белән көненә 50шәр гектар җирне сөрә. Кичкә кадәр иксез-чиксез басуны берничә мәртәбә әйләнеп чыгасы бар, әйтерсең лә, ул синең карамакка гына тапшырылган. Баксаң, әлеге кырларга хуҗалыкның агрономы күз-колак булып йөри икән. Шулай итеп, Әнвәр агроном hөнәрен сайлый, институтка керү карарына килә. Ә Казахстан якларында эшли башлагач, танылган бер галим фән белән шөгыльләнергә киңәш итә. Аның сүзенә, абруйлы шәхеснең акыллы фикеренә колак салган булып чыга инде. Туган якларга кайтып төпләнүенең сере дә билгеле. 100 яшен тутырган бабасының нәсыйхәте яшәү урынын үзгәртергә мәҗбүр итә. Чит җирләрдә адашып йөрмәгез, кайтып урнашыгыз, миңа күп калмагандыр инде, гүргә син иңдерерсең, Әнвәр улым, дип әйткән була ул. Шөкер, Ульяновск җирендә колач җәеп каршы алалар. Авыл хуҗалыгы фәнни-тикшеренү институты директоры булып яңа гына эшли башлаган Николай Сергеевич Немцев кыска гына вакыт эчендә эшле дә, ашлы да, фатирлы да итә. Әнвәр Гомәр улы 33 ел гомерен шушы институтка багышлый.
Яшь галим Әнвәр Галиәкбәров Ульяновск өлкәсенең авыл хуҗалыгы буенча фәнни-тикшеренү институтында шикәр чөгендере лабораториясенә, технология бүлегенә җитәкчелек итә. Ул ил күләмендә беренчеләрдән булып «татлы тамырлар»ны кул хезмәтен кулланмый гына үстерү, силос hәм ашлык өчен кукуруза җитештерү технологиясен гамәлгә кертә. Тәҗрибә кырларында hәм база хуҗалыкларында елына дүртәр семинар оештыра, нәтиҗәдә, Ульяновск өлкәсе колхозларында шикәр чөгендеренең уңдырышлылыгы ике мәртәбә арта, ә аны җитештерүгә бәйле чыгымнар өч тапкырга кими. Сиксәненче еллар ахырында абруйлы милләттәшебез фән казанышларын тормышка ашыру нияте белән «Кукуруза» дип исемләнгән фәнни-производство системасын оештырып җибәрә, аннары ул «Био-Агро» ширкате итеп үзгәртелә. Заманында бу предприятиегә Ульяновск, Пенза өлкәләренең hәм Татарстан Республикасының 200дән артык хуҗалыгы керә.
Әнвәр Гомәр улы шактый вакыт татар автономиясенең Ульяновск район советын әйдәп барды. Ишеевка татарларының милли-мәдәни оешмасы кыска гына вакыт эчендә мактап телгә алырлык уңышларга иреште - Сабантуй бәйрәме, Татар теле һәм мәдәнияте көннәре үткәрү традициягә керде.
Авыл хуҗалыгы фәннәре докторы, профессор Әнвәр Гомәр улы турында якты истәлекләр безнең күңелләрдә сакланыр. Мәрхүмнең рухы шат, авыр туфрагы җиңел, урыны җәннәттә булсын.
И.ӘБДРӘШИТОВ.