29 октябрь – Комсомол туган көне

Хөрмәтле комсомол хәрәкәте ветераннары! Сезне күркәм бәйрәм уңаеннан тәбриклим!
Илебездә яшәүче берничә буын өчен комсомол тормыш, иптәшлек, җаваплылык һәм үз эшеңә тугрылыклы булу мәктәбенә әверелде. Ул Туган ил хакына хезмәт итәргә, масштаблы проектларда катнашырга, яңа юнәлешләрне үзләштерергә һәм илебез үсешенә үз өлешен кертергә әзер булган энергияле, дәртле, максатка омтылучан яшь кешеләрне берләштерде.
Инициативалылык, үзара ярдәмләшү, актив гражданлык позициясенә ия булу һәм җәмгыятькә файда китерергә омтылу кебек комсомол традицияләре бүген дә үз әһәмиятен югалтмый. Нәкъ менә шушы сыйфатлар яшь кешеләргә уңышларга ирешергә, кыю идеяләрен тормышка ашырырга, үзләренең кече ватаннары һәм Россиянең киләчәге өчен җаваплылыкны үз өсләренә алырга ярдәм итә.
Безнең төбәктә тарихи мираска һәм өлкән буыннар тәҗрибәсенә сакчыл мөнәсәбәт күрсәтелә, традицияләрнең күчүчәнлеге саклана һәм яшьләргә үз-үзләрен тормышка ашыру өчен шартлар тудырыла. Буыннар бәйләнеше, тарихка хөрмәт күрсәтү һәм гомуми яхшылык хакына эш итәргә әзер булу алдагы үсеш өчен ныклы нигез булып калыр дип ышанам.
Кадерле дуслар! Сезгә нык исәнлек, иминлек, җан җылысы, илебез һәм туган төбәгебез өчен горурланырга яңа сәбәпләр булып торуын телим.
Ульяновск өлкәсе Губернаторы А.Ю.Русских.