“Көзге гастрольләр” музыка фестивале

Ульяновск өлкәсендә “Көзге гастрольләр” музыка фестивале ачылды. Тантанада Губернатор Алексей Русских катнашты.
“Губернаторский” Халыклар дуслыгы мәдәният сарае сәхнәсендә Дагестанның “Лезгинка” дәүләт академия бию ансамбле чыгыш ясады.
“Россия халыклары бердәмлеге елы безгә мәдәни байлык, тарихи мирас, халык традицияләренең күптөрлелеге белән танышу өчен өстәмә мөмкинлекләр бирә. Ульяновск өлкәсен Дагестан Республикасы белән диалогка нигезләнгән күршеләрчә дус яшәү мөнәсәбәтләре, милли мәдәниятләр, шулай ук тугандаш халыкларның тарихы белән кызыксыну бәйли. “Лезгинка” бию ансамбленең иҗаты гасырлар дәвамында бөек Россияне беркетеп торучы милләтара бердәмлекнең ачык гәүдәләнеше ул. “Лезгинка” ансамбле – Дагестанның һәм тулаем илебезнең мәдәни казанышы. Сезнең искиткеч матур чыгышларыгыз халык биюләренең классикасы булып исәпләнә. Ульяновск җирендә очрашулар киләчәктә күркәм традициягә әверелүен телим”,- диде төбәгебез башлыгы.
Алексей Русских илебез мәдәнияте һәм хореография сәнгате үсешенә зур өлеш кертүе, югары һөнәри осталыгы һәм күпьеллык нәтиҗәле эшчәнлеге өчен Дагестанның “Лезгинка” атказанган академия бию ансамбле сәнгать җитәкчесе Джамбулат Магомедовны Ульяновск өлкәсенең “Почет һәм дан” медале белән бүләкләде.