Илкүләм проектлар тормышны үзгәртә

Ульяновск өлкәсендә “Мәгълүматлар экономикасы һәм дәүләтнең цифрлы трансформациясе” дип аталган илкүләм проектның тематик атнасы тәмамланып килә.

“Дәүләт белән бизнесның, иҗтимагый берләшмәләрнең уртак тырышлыгы мөһим максатка – кешеләрнең тормыш сыйфатын яхшыртуга юнәлдерелгән булырга тиеш, без сезнең белән бу хакта даими рәвештә сөйлибез. Илнең һәр төбәгендә һәрбер кешегә һөнәр алу һәм яхшы түләнелә торган эш табу, үз гаиләсенең, балаларының иминлеген тәэмин итү, заманча, уңайлы шартларда яшәү өчен мөмкинлекләр булдырырга кирәк. Мондый уңай – позитив үзгәрешләр отчетлар һәм докладларда гына чагылыш табарга тиеш түгел. Яхшы якка үзгәрешләрне кешеләр үзләре күрергә, сизәргә тиеш. Бу – төп критерий. Әгәр инде нәрсәдер барып чыкмый һәм гражданнар хаклы рәвештә моңа күрсәтәләр, игътибар итәләр икән, шунда ук сигналларны ишетергә, федераль органнар дәрәҗәсендә дә, төбәкләрдә дә, җирлекләрдә дә үзвакытында карарлар кабул итәргә кирәк”,- дип белдерде Россия Президенты Владимир Путин стратегик үсеш һәм илкүләм проектлар буенча Совет утырышында.

2026 елда Ульяновск өлкәсендә 11 илкүләм проект составына кергән 40 региональ проект эшләп килә.

16 октябрьдә Ульяновск өлкәсе Губернаторы Алексей Русских рәислегендә реформалар, илкүләм һәм өстенлекле проектлар буенча Совет утырышы узды. Анда катнашучылар 2026 елның тугыз аенда проектларны тормышка ашыруга нәтиҗә ясап, учреждениеләрне капиталь ремонтлау эшләренең барышы хакында фикер алыштылар һәм алдагы көннәргә бурычлар билгеләделәр.

“Тугыз айга йомгак ясап, шуны ассызыклап үтәсем килә: әлеге чор илкүләм проектларны ел башыннан тормышка ашыру нәтиҗәләрен бәяләү һәм еллык күрсәткечләрне үтәүне фаразлау мөмкинлеге бирә. Соңгы ике ел дәвамында һәм хәзер дә экономикага һәм цифрлар блогына бәйле проектларының йөз процентка үтәлеп килүе күзәтелә. Бу – проектлар командалары, кураторлар һәм җитәкчеләрнең тырышлыгы нәтиҗәсе. Шартлар катлаулы булуына карамастан, башка юнәлешләр буенча да уңай нәтиҗәләргә ирешеп киләбез. “Яшьләр һәм балалар” илкүләм проекты буенча сизелерлек эш күләме башкарыла. Әлеге проект мәктәпләр һәм урта һөнәри белем бирү учреждениеләрен капиталь ремонтлауны күздә тота. 2 октябрьгә өлкәнең төрле районнарында 30 мәктәп һәм 2 СПО учреждениесе ремонтланган. Ел ахырына кадәр тагын алты мәктәптә һәм дүрт СПО учреждениесенең биш бинасында ремонт эшләрен тәмамлау каралган”,- диде Губернатор Алексей Русских.