Авыл хуҗалыгына дәүләт ярдәме

Ульяновск өлкә Законнар чыгару Җыелышының аграр һәм азык-төлек сәясәте буенча комитеты утырышы узды.

Комитет утырышында өлкәнең агропромышленность комплексы һәм авыл территорияләре үсеше министры Алексей Леушкин төбәгебездә авыл хуҗалыгы товарлары җитештерүчеләргә дәүләт ярдәме күрсәтү чаралары хакында тәфсилләп сөйләде.

Авыл хуҗалыгына дәүләт ярдәменең төп юнәлешләре: бөртекле культуралар җитештерүгә һәм сатуга бәйле чыгымнарның бер өлешен каплау; агропромышленность комплексының өстенлекле юнәлешләренә булышлык күрсәтү; яшелчәләр һәм бәрәңге җитештерүчеләргә ярдәм итү; кече агробизнеска булышлык итү; авыл территорияләрен төзекләндерү; “Авыл территорияләренең заманча күренеше” проектын тормышка ашыру; авыл территорияләрендә торак төзелешенең үсеше.

“Бердәм Россия” сәяси партиясе агропромга адреслы ярдәм күрсәтү яклы: ул хуҗалыкларга барып җитәргә тиеш, ә дәүләттән ярдәм алу процедурасы бөтен яктан да аңлаешлы булсын.

Комитет утырышында катнашучылар АПК сферасына кагылышлы федераль закон проектлары турында фикер алышты, дип хәбәр итте парламентның  аграр һәм азык-төлек сәясәте буенча комитеты рәисе Рамил Хайруллин.