Алтын куллы күз врачы

Новоспасское бистәсенең “Доктор Аделов клиника”сы карамагындагы “Прозрение” бүлегендә дәваланучы пациентлар табиб-офтальмолог Раил Рөстәм улы Кадермятовка бары тик рәхмәт кенә әйтәләр.

“Прозрение” бүлегенең кабул итү бүлмәсендә безне елмаеп, ачык йөз белән каршы алдылар. Врачка приемга керергә чиратта торучы пациентлар белән танышырга да өлгердек. Иске Кулаткы район үзәгендә яшәүче Гөлсем Невмятуллина танылган милләттәшебез – Ульяновск өлкәсенең Почетлы гражданины Фәһимә Сәйфуллинаның бертуганының кызы булып чыкты. Күзләремне дәваларга бары тик Раил Рөстәм улы Кадермятовка гына йөрим, алтын куллы табиб операцияләрне бик тә уңышлы ясый, ди Гөлсем ханым. Ә Кирюшкино авылыннан килгән Фирүзә Альбикова үз эшенең остасы, чын профессионал булган Раил Рөстәм улына рәхмәт сүзләрен җиткерергә ашыкты. Безнең авыл халкы Кадермятовка гына эләгергә тырыша, аның кешелекле, олы йөрәкле, ярдәмчел булуына һәммәбез дә сокланабыз, диде Фирүзә Ибраһим кызы.

Барыш районы Зөя Башы авылында агроном Рөстәм Ахтәм улы белән тегүче Фәридә Җан кызы гаиләсендә туып үскән Раил мәктәптә укыганда ук медицинаны гомерлек кәсеп итеп сайлый. Ни өчен нәкъ менә бу профессияне сайлавымны хәзер дә аңлап бетерә алмыйм әле, үземне башка һөнәр иясе итеп күз алдыма да китерә алмагангадыр инде, ди Раил Рөстәм улы. Мәктәптә химия, биология һәм физика фәннәрен тирәнтен үзләштереп һәм имтиханнарны уңышлы биреп, Ульяновск дәүләт университетының медицина факультетына укырга керә. Табиб булырга хыялланучы егет “дәвалау эше” белгечлеген сайлый. Соңгы курсларда белем алганда офтальмология юнәлеше белән җитди рәвештә кызыксына башлый һәм, һич тә икеләнмичә, ординатурага шушы белгечлек буенча документларын тапшыра. Яшь белгеч үзенең мөстәкыйль хезмәт юлын Ульяновск шәһәренең 4 нче поликлиникасында табиб-офтальмолог буларак башлап җибәрә. Биредә беркүпме тәҗрибә туплаганнан соң, Яңа шәһәрнең “Прозрение” күзләр дәвалау клиникасына урнаша. Менә биш елдан артык инде ул Новоспасское бистәсенең “Доктор Аделов клиникасы” канаты астында эшләп килүче “Прозрение” бүлегендә хезмәт итә. Пациентлар аны катаракта авыруы буенча оста хирург, күзләрне дәвалаучы табиб-офтальмолог буларак яхшы беләләр һәм хөрмәт итәләр. Ул көн саен регистратура аркылы алдан язылган пациентларны кабул итеп, дәвалау курсын билгели һәм шулай ук катаракта авыруыннан лазер коррекциясе ярдәмендә операцияләр ясый. Операцияләребез һәрвакытта да уңышлы килеп чыга, әле бер тапкыр да өзлегүләр булганы юк, ди Раил Рөстәм улы. Ел дәвамында ул биш йөздән артык пациентны кабул итә һәм ай саен үз куллары белән егермегә якын кешенең күзләренә операция ясый.

“Без Ульяновск өлкәсенең көньяк өлешендә – Новоспасское, Николаевка, Павловка, Иске Кулаткы һәм Радищево районнарында яшәүчеләргә хезмәт күрсәтәбез. Шулай ук Саратов өлкәсенең Хвалынск районыннан һәм Пенза өлкәсенең Кузнецк районыннан да приемга килүчеләр бар. Үзебезнең төбәк кешеләренә операцияләрне квота нигезендә ОМС буенча, ягъни түләүсез ясыйбыз, моның өчен берничә ай алдан язылып куярга кирәк. Үз чиратың җитүен ике ай чамасы көтәргә туры килә инде. Безнекеләр бары тик прием өчен генә түлиләр. Ә менә күрше регионнардан килүчеләр өчен прием да, операцияләр дә түләүле”,- дип аңлатты Раил Кадермятов.

Хәзер инде тәҗрибәле хирург-офтальмолог кешеләргә ярдәм итә алуыннан ләззәт таба, канәгатьлек хисе кичерә. Ул алты ел элек шәһәрдән авыл җиренә күченеп килүенә һич тә үкенми. Новоспасское кечкенә генә шәһәр кебек, монда врач буларак үсү, камилләшү, танылу өчен бөтен мөмкинлекләр бар, ди Раил Рөстәм улы, бәхетле елмаеп. Ә өендә аны дус-тату гаиләсе көтә. Хатыны Лилия – ИТ-белгеч. Алар матур, күпләргә үрнәк булырлык яшәп, мәхәббәт җимешләре – кызлары Альмираны үстерәләр.

“Раил Рөстәм улы – югары квалификацияле белгеч, танылган врач. Шуңа күрә халык аңа тартыла, приемга бары тик аңа гына эләгергә тырышалар. Ул кешелекле, ачык йөзле, олы йөрәкле һәм алтын куллы булуы белән татар халкының дәрәҗәсен күтәрә, клиниканың данын еракларга тарата. Милләтебезнең горурлыгы, йөзек кашы булган шундый асыл, булдыклы ир-егетләребез күбрәк булсын иде”,- ди “Доктор Аделов клиникасы” җитәкчесе Кәрим Абдулхак улы Аделов.

Тумыштан ук табиб булган Раил Кадермятов тырышлыгы белән пациентларга сыйфатлы медицина ярдәме күрсәтелә, йөзләгән кеше күзләренең күрү сәләте кире кайтуына сөенә. Ак халатлы врач өчен бу иң зур шатлык һәм куаныч.

Исхак ХӘЛИМОВ.