“Өмет” дипломлы булды!

Казанда татар журналистларының чираттагы форумында 4 нче Бөтенроссия “Хәбәр” конкурсының нәтиҗәләре игълан ителде. Җиңүчеләр арасында Ульяновск өлкәсенең “Өмет” газетасы редакциясе дә бар.

“Өмет” газетасы редакциясе Бөтенроссия “Хәбәр” конкурсының “Габдулла Тукайның тууына 140 ел” номинациясендә җиңүче итеп танылды. Татарстан Республикасы Премьер-министры урынбасары, Бөтендөнья татар конгрессының Милли Шурасы рәисе Васил Шәйхразыев тантаналы рәвештә газетабызның баш редакторы Исхак Хәлимовка Диплом тапшырды һәм редакциянең исәп-хисап счетына 75 мең сум күләмендә акча күчерелүе турында хәбәр итте.

2026 ел дәвамында “Өмет”без битләрендә сөекле шагыйребез Габдулла Тукайга багышланган бик күп мәкаләләр басылды. Без әдипнең 1910 елда Гурьевкага сәүдәгәр Акчуриннарга кунакка килүе турында тәфсилләп яздык. Шулай ук Г.Тукай исемен йөртүче Димитровградның 22 нче татар мәктәбе һәм Иске Кулаткы район китапханәсе эшчәнлеге белән таныштырдык. Шәһәребезнең Г.Тукай исемендәге урамында тормышның әле яңа гына башланып килүе турында укучыларга җиткердек.