Кулаткы елгасы аркылы күпер яңартылды

Иске Кулаткы районында Кулаткы елгасы аркылы күпер ремонттан соң яңадан ачылды. Әлеге объект Россия Президенты инициативасы буенча гамәлгә куелган “Тормыш өчен инфраструктура” илкүләм проекты ярдәмендә яңартылган.

Ясалма корылма Чуваш Кулаткысы һәм Бахтеевка авылларын район үзәге белән тоташтырып торучы Иске Кулаткы – Бахтеевка автомобиль юлында урнашкан. Бу юлдан шулай ук мәктәп маршруты да уза.

Күпердән озак вакыт файдалану нәтиҗәсендә объектта транспорт һәм җәяүлеләр хәрәкәтенә куркыныч тудыручы хилафлыклар барлыкка килгән. Белгечләр күпердә гидроизоляциягә зыян килүен, металл конструкцияләрендә коррозия пәйда булуын һәм бетон опоралары җимерелә башлавын ачыклаганнар.

Капиталь ремонт барышында, хәзерге заман транспорты йөкләнешенә туры китереп, корылманың балкаларын һәм опораларын алмаштырганнар, ике катлы асфальтбетон җәйгәннәр, шулай ук цинклы барьерлар һәм композитлы периллар белән тотып алганнар. Күпер төбенә юл билгеләре белән сигнал баганалары куелган.

Ульяновск өлкәсенең транспорт министры Евгений Лазарев белдерүенчә, хәзерге вакытта төбәгебездә илкүләм проект буенча дүрт күпер корылмасында ремонт эшләре тулысынча тәмамланган, ә калган кичешләрдә яңарту эшләре дәвам итә. Тулаем алганда, ремонт эшләре 76 процентка башкарылган.