Балалар үзәкләре ачыла, китапханәләр һәм юллар яңара

Губернатор Алексей Русских Вешкайма районында эш сәфәрендә булып кайтты.
Төбәк башлыгы Ульяновск дәүләт техник университеты карамагындагы лицей эшчәнлеге белән танышты. Биредә 700гә якын бала белем ала. Быел “Яшьләр һәм балалар” илкүләм проекты ярдәмендә капиталь ремонт ясалган. Инженерлык челтәрләрен алмаштырганнар, пищеблок белән спорт залын, китапханәне яңартканнар, яңа җиһазлар һәм мебель сатып алганнар. Мәктәп каршында Балалар инициативалары үзәге эшли башлаган. Губернатор шулай ук Үзәк модельле китапханәсенең балалар бүлегендә булырга да өлгерде. “Гаилә” илкүләм проекты буенча әлеге китапханәгә заманча җиһазлар һәм мебель, 1200 китап кайтартылган. Алексей Русских Карсун, Вешкайма һәм Барыш районнарын тоташтырып торучы автомобиль юлында ремонт эшләренең барышын тикшерде. Быел районыбызда 17 километрга якын юлны тәртипкә китерәбез, диде район башлыгы, депутатлар советы рәисе Рәхим Камаев. Регион җитәкчесе Вешкайманың Илья Николаев җитәкчелек иткән предприятиесендә булды. Монда атланмай белән спредлар җитештерәләр. Предприятиенең производство куәтләре ел саен 539 тонна продукция эшкәртү мөмкинлеге бирә. Бер ел эчендә товар әйләнеше дүрттән бер өлешкә арткан. Бу ширкать районның үсеш нокталары реестрына кертеләчәк.