Зур ремонт нәтиҗәләре

Ульяновск шәһәр хакимияте өлкә Хөкүмәте һәм федераль үзәк ярдәмендә мәктәп, балалар бакчалары һәм балаларга өстәмә белем бирү учреждениеләре биналарын яңарта.

МӘКТӘПЛӘР

2021-2025 елларда алты мәктәп (Мариин гимназиясе, В.В.Кашкадамова исемендәге 7 нче кадетлар мәктәбе, В.Г.Мендельсон исемендәге 11 нче күппрофильле лицей, 13 һәм 34 нче гимназия, УлГУ каршындагы 40 нчы лицей) капиталь ремонтланган. Шул ук чорда 100 нче Губернатор лицееның икенче корпусы төзелә башлаган, биш “Кванториум” балалар технопаркы (6 нчы мәктәп, 13, 24 һәм 30 нчы гимназия, 102 нче Губернатор инженерлык лицее базасында) ачылган, өч “ИТ-куб” цифрлы үсеш үзәге (34 нче гимназия, 62 һәм 74 нче мәктәпләр базасында) булдырылган.

2027 елда 15, 17, 41, 47, 50, 56, 59, 82 нче мәктәпләрне капиталь ремонт көтә. Шулай ук 33 нче гимназиядә яңарту эшләре тәмамланачак.

БАЛАЛАР БАКЧАЛАРЫ

2021-2025 елларда Ульяновскида ике балалар бакчасы (Цветной бульвар, 5 һәм Шигаев урамы, 19в) төзелгән, тулаем алганда, мәктәпкәчә яшьтәге балалар өчен барлыгы 440 өстәмә урын булдырылган. Шулай ук 91 нче “Снегурочка” балалар бакчасы (А.Матросов урамы, 12) капиталь ремонтланган.

МӘДӘНИЯТ ҺӘМ СӘНГАТЬ

2021-2025 елларда өлкә үзәгендә дүрт модельле китапханә ачылган, 2, 10, 12 нче балалар сәнгать мәктәпләре һәм А.В.Варламов исемендәге балалар сәнгать мәктәбе капиталь ремонтланган. Шул ук чорда 4, 7, 8, 10 нче балалар сәнгать мәктәпләре музыкаль инструментлар, җиһазлар һәм уку-укыту материаллары белән тәэмин ителгән, 2 нче балалар сәнгать мәктәбендә виртуаль концерт залы эшли башлаган, 1 Май мәдәният сараенда ремонт эшләре башкарылган, масштаблы реконструкциядән соң Яшь тамашачы театры (Небольшой театр) ачылган.

СПОРТ

2021-2025 елларда шәһәребездә ачык типтагы ике ФОК (Гоголь урамы, 32 һәм 79 нчы гимназия территориясендә) төзелгән, Единоборстволар үзәге (Александровская урамы, 32), В.В.Константинов исемендәге Спорт көрәше үзәге (Ильюшин бульвары, 3) ачылган, олимпия резервының 6 нчы спорт мәктәбе территориясендә (Фруктовая урамы, 4) “акыллы мәйданчык” урнаштырылган. Ел саен шәһәрнең спорт мәктәпләрендә агымдагы һәм капиталь ремонт үткәрелә.

ҖӘЙГЕ ЯЛ ӨЧЕН

2021-2025 елларда шәһәр читендәге балалар лагерьлары территориясендә өч өстәмә корпус (икесе – Деев исемендәге лагерьда, берсе – “Огонек” лагеренда) төзелгән.