Волонтерлар ярдәмгә килә

Ульяновск шәһәренең балалар һәм яшьләр иҗаты сараенда СВО волонтерларының “Тихая помощь” дип исемләнгән төбәк форумы узды.
“Ульяновск өлкәсенең төрле почмакларыннан килгән 300дән артык доброволец, НКО вәкилләре һәм #МЫВМЕСТЕ штабы җитәкчеләре тәҗрибә уртаклашу һәм Туган илебезне саклаучыларга, аларның гаиләләренә тагын да нәтиҗәлерәк ярдәм итү хакында уртага салып сөйләшү өчен бергә җыелдылар. Бүген төбәгебездә 100дән артык үзара ярдәмләшү штабы эшләп килә, ә ДоброРФ платформасында 85 меңнән артык доброволец теркәлгән. Һәрбер сан артында – башкаларга чын фидакарьләрчә риясыз ярдәм итүче кешеләр. Челтәрләр үрәләр, окоп шәмнәре ясыйлар, гуманитар йөк җыялар, хәрби хезмәткәрләрнең гаиләләренә булышалар. Һәркайсының үз тарихы, үз язмышы, әмма максатлары уртак – ярдәмгә мохтаҗ кешеләр янәшәсендә булу. Форумда грантлар конкурсында катнашу, эшмәкәрләр белән хезмәттәшлек итү, иминлек һәм доброволецларны юридик яктан яклау, #МЫВМЕСТЕ хәрәкәтенең үсеш юнәлешләре турында фикер алыштык. Муниципаль командалар үзләренең инициативаларын тәкъдим иттеләр һәм тәҗрибәләре белән уртаклаштылар. Безнең бурыч – волонтерлар үзләренең мөһим эшләрен дәвам итә алсыннар өчен тиешле шартлар тудыру. Алар ярдәм алсыннар һәм уртак эшкә мөһим өлеш кертүләре лаеклы рәвештә бәяләнүен тойсыннар өчен мөмкин булганның барысын да эшләргә бурычлыбыз”,- дип белдерде Губернатор Алексей Русских.