Президент көндәлегеннән

Россия Президенты Владимир Путин эш сәфәре белән Төрекмәнстанда булды. Ике көнлек чара барышында Президент БДБ дәүләтләре башлыклары Советы утырышында һәм Каспий диңгезенең экологик проблемаларына багышланган саммитта катнашты.
БДБ дәүләтләре башлыклары Советы утырышында лидерлар Бәйсез Дәүләтләр Берлегенең 35 еллыгына бәйле рәвештә оешмага керүче илләрнең хезмәттәшлегенә нәтиҗә ясады, алга таба уртак эшнең өстенлекле юнәлешләрен билгеләде, халыкара проблемалар буенча фикер алышты.
Хокук саклау, мәдәни-гуманитар һәм мәгълүмат өлкәләрендә хезмәттәшлекне киңәйтүгә, шулай ук БДБ илләренең тышкы сәяси координациясен ныгытуга юнәлтелгән документларга кул куелды.
Каспий Экология саммиты барышында Россия, Әзәрбәйҗан, Иран, Казахстан һәм Төрекмәнстан Президентлары Каспий буе илләренең табигатьне саклау өлкәсендәге хезмәттәшлегенең гамәли мәсьәләләре турында фикер алышты. Төрекмәнстанда булганда Владимир Путин берничә ике яклы очрашу уздырды.
* * *
Владимир Путинның берләштерелгән туры эфиры һәм ел нәтиҗәләре буенча зур матбугат конференциясе декабрьгә планлаштырылган.
Бу хакта дәүләт башлыгының матбугат сәркатибе Дмитрий Песков хәбәр итте.
«Декабрьдә», – дип җавап бирде Кремль вәкиле чараны үткәрү вакыты турындагы сорауга.
* * *
Владимир Путин Хөкүмәткә каршерингка баланслы тарифлар билгеләү һәм күп балалы гаиләләр өчен автопаркны киңәйтү мәсьәләсен тикшерергә кушты.
19 августта узган илкүләм проектлар һәм стратегик үсеш советы утырышы йомгаклары буенча дәүләт башлыгы тарафыннан расланган йөкләмәләр исемлеге Кремль сайтында урнаштырылган.
Документ нигезендә, күп балалы гаиләләр өчен каршеринг хезмәтләренең үтемлелеген арттыру мәсьәләләрен карарга тәкъдим ителә. Шул исәптән каршеринг компанияләре автопаркының күп балалы гаиләләр йөрү өчен җиһазландырылган транспорт чаралары белән тәэмин ителешен арттыру һәм, мондый гаиләләрнең мәнфәгатьләрен исәпкә алып, баланслы тарифлар билгеләү турында сүз бара.
* * *
Ясалма интеллект кыска гына вакыт эчендә яшәешебезнең һәр тармагына диярлек үтеп керде. Владимир Путин “Валдай” халыкара дискуссия клубының пленар сессиясендә аның җаваплылыгы турында сөйләде.
- Алгоритмнар үз өстенә бөтен җаваплылыкны алачак. Өстәвенә, кеше, әлбәттә, машинаның вәзгыятьне мизгел эчендә диярлек анализлау сәләте белән ярыша алмый. Кеше башка сыйфатларга ия – сизү, интуиция, ачык булмаган, бәлки, бердәнбер дөрес һәм коткаручы карар кабул итә белү. Ясалма интеллектның үз өстенлекләре бар: ул зур актив белемгә ия һәм кирәкле нәтиҗәне тизрәк бирә. Шуңа күрә ясалма интеллект, һәрхәлдә, бүгенге көндә кеше кулында корал буларак кулланылырга мөмкин һәм тиеш тә. Һәм ахыргы карарлар, һичшиксез, кешедә булырга тиеш. Кеше һәм ясалма интеллект кебек коралның мөмкинлекләрен берләштерү, минем карашка, иң зур нәтиҗә бирәчәк, – диде ул.