Китапханәләргә яңа китаплар кайта

Бу көннәрдә Ульяновск өлкәсендәге татар авыллары китапханәләренә яңа әдәби китаплар тарату башланды. Татарстан китап нәшриятында басылган басмалар Бөтендөнья татар конгрессы аша алынды.
Октябрь аенда өлкәдәге дистәләгән китапханә яңа китаплар белән тулыландырылачак. Китапларның беренче тупланмасы Ульяновск районының Яңа Бидәнге авылына озатылды.
Яңа басмалар татар авыллары китапханәләре фондын баетуга, укучыларны заманча әдәби әсәрләр белән таныштыруга ярдәм итәчәк.