Әбдери урамнары төзекләндерелә

Яңа Малыклы районы Әбдери авылының Российский тыкрыгында яшәүчеләр үз урамнарын төзекләндерү процессына актив рәвештә керешкәннәр.
Әбдери халкы юлдагы чокырларны тигезләү һәм машина белән йөрүне имин һәм уңайлы итү максатында, финанс мөмкинлекләрен берләштереп, асфальт валчыгы сатып алган.
Әлеге проект дуслык һәм үзара ярдәмләшү нигезендә халыкны борчыган тормыш-көнкүреш проблемаларын уңай хәл итү үрнәге булып тора. Бер тыкрыкта гомер итүчеләр мөһим эшне үз кулларына алу карарына килгән.
“Без изге һәм кирәкле эштә катнашучыларга – халыктан акча җыеп йөрүчеләргә, материалны сатып алучыларга һәм асфальт валчыгын җәюгә турыдан-туры үз өлешен кертүчеләргә рәхмәтебезне белдерәбез. Сезнең энтузиазм һәм җәмәгатьчелек киңлеге турында кайгыртучанлык күрсәтүегез – авылыбызны саклап калып үстерү юнәлешендә җитди адым. Әйдәгез, киләчәктә дә дус-тату һәм үзара ярдәмләшеп яшик”,- дип хәбәр иттеләр Әбдери авылы ТОСы җитәкчеләре.