“Һичшиксез, Аллаһы сабыр итүчеләр белән”

Җомга вәгазе

Бисмилләһир рахмәнир рахим!

Барча галәмнәрнең Раббысы булган Аллаһыга мактауларыбыз һәм шөкерләребез, Пәйгамбәребез Мөхәммәдкә (с.а.в.с.), аның гаиләсенә, сәхабәләренә һәм Кыямәт көненә кадәр аңа иярүчеләргә сәламнәребез, хәмед-сәнәләребез булсын.

Хөрмәтле дин кардәшләребез! Бүгенге вәгазебез һәрбер мөселманга хас  күркәм сыйфат – сабыр итү турында булыр.

Аллаһы Раббыбыз Коръәни-Кәримдә болай ди: “Без, һичшиксез, сезне бераз – курку белән, бераз – ачлык белән һәм малларыгызга, җаннарыгызга, (бакча-басуларыгызга афәтләр җибәреп) уңышларыгызга бераз зыян китерү белән сыныйбыз. (Рәсүлем!) (Сынауларга) сабыр итүчеләрне (җәннәт белән) сөендер!” (Әл-Бәкара, 155).

Динебездә мөһим урын алып торганга, сабыр итү сүзе Коръән китабында җитмеш тапкырдан артык телгә алына. Ислам галимнәренең берсе болай дигән: “Сабыр итүдән башка, һәрбер изге гамәл өчен әҗер-саваплар чикле: ун әҗердән алып җиде йөзгә кадәр. Сабыр иткән өчен әҗернең чикләре юк, чөнки Аллаһы Раббыбыз Изге китабында болай ди: “(Һәр гамәл өчен билгеле бер әҗер булса да) сабыр итүчеләрнең әҗере (үлчәүләргә салынмыйча) хисапсыз биреләчәк” (Әз-Зүмәр, 10). 

Сабыр итүнең бик күп төрләре бар.

  1. Нәфескә карата сабыр итү.

Әбүл Хәсән әш-Шәзәли болай дигән: “Әгәр син начар дустыңнан баш тартырга телисең икән, беренче чиратта, үз нәфесеңнән башла. Үз нәфесеңнең шелтәле сыйфатларыннан баш тарт. Чөнки, башкаларга караганда, үз нәфесең сиңа якынрак бит, ә якын кешеләр бары тик изгелекләр эшләүгә генә лаек”.

  1. Кайгы-хәсрәт һәм бәла-каза килгәндә сабыр итү.

Ул Аллаһы Тәгалә тарафыннан билгеләнгән тәкъдиргә (предопределение) карата ризасызлык һәм канәгатьсезлек белдермәүдән гыйбарәт. Әгәр кайгы, бәла килүе турында бернинди зарланусыз сөйлисең икән, бу сабырлык күрсәтү тәртибенә каршы килми.

Үмәр бине әл-Хаттаб (р.а.): “Әгәр сабыр итү белән рәхмәтле булу дөяләр булса, аларның кайсысына утыруда минем өчен аерма булмас иде”,- дип әйткән. Сөекле Пәйгамбәребездән (с.а.в.с.) иман турында сорагач, ул: “Иман –  сабыр итү һәм йомшаклык күрсәтү, мәрхәмәтлелек”,- дип белдергән.

  1. Бурычын кайтарып бирергә мөмкинлеге булмаган кешегә карата сабырлык күрсәтү.

Сөекле Пәйгамбәребез (с.а.в.с.) үзенең хәдисендә: “Бурычын түләргә мөмкинлеге булмаган кешегә карата сабырлык күрсәтү – ул сәдака, Аллаһы шушы сәдака аркасында бурычка бирүче (кредитор) һәм аның балалары, шулай ук мал-мөлкәте өчен бәла-казаларның җитмеш капкасын яба”,- дигән. 4. Кешеләр салган зарар яки зыянны сабырлык белән үткәрү.

Бу – сабырлык күрсәтүнең иң мөһим төрләреннән берсе. Галимнәр белән суфилар сабыр итүнең кыйммәтен билгеләп үтеп, ул Аллаһыны танып белүдә мөһим адым алып тора, дип саныйлар. Җир йөзенә килеп киткән барлык пәйгамбәрләр дә халыкны Аллаһының барлыгына һәм берлегенә инанырга өндәгәндә, кешеләрдән күп зыян, зур авырлыклар күрәләр һәм һәрчак сабыр итәләр.

Аллаһы Раббыбыз безне барлыкка китерде һәм ике мөһим бурыч белән җир йөзенә җибәрде.

Беренчесе – гыйбадәт кылу. Коръәни-Кәримдә болай диелә: “Мин җеннәрне һәм кешеләрне Миңа гыйбадәт кылсыннар дип яралттым” (Әз-Зарият, 56).

Икенчесе – сынаулар аша узу. Коръән аятендә болай диелгән: “Ул, сезнең кайсыгыз гамәлләренә күрә күркәмрәк булуын сынар өчен, үлемне һәм тереклекне яралтты. Ул – Бөек (Җиңелмәс), (гөнаһларны күпләп) Гафу итүче” (Әл-Мүльк, 2).

Аллаһы Раббыбыз безне бары тик Үзенә гыйбадәт кылу һәм гомеребезне ни рәвешле үткәрүебезне сынау өчен яралтты. Шуңа күрә һәркайсыбызның тормыш юлында авырлыклар һәрдаим очрап тора. Аллаһының Рәсүле (с.а.в.с.) болай дигән: “Кешеләр арасында пәйгамбәрләр иң күп сынауларга дучар була, аннары иман ныклыгы буенча аларга иң якын булучылар зур сынаулар кичерә. Кешенең иманы ныграк булган саен аңа килүче сынаулар саны арта. Иманы зәгыйфь булган кешегә сынаулар дини дәрәҗәсенә тәңгәл китереп бирелә. Аллаһының колы гөнаһларыннан арынып, җирдән ирекле рәвештә атлап киткәнче, бәла-казалардан котыла алмас”.

Кешегә авырлыклар һәм сынаулар килгәндә, шайтан аның колагына, Аллаһы сине рәхмәтеннән мәхрүм иткәндер, мөгаен, сиңа җәза бирергә телидер, яки, Аллаһы Тәгалә сине яратмыйдыр, дип пышылдый, ягъни вәсвәсә кыла. Әгәр шулай икән, ни өчен соң, алайса, Аллаһының иң яраткан коллары – пәйгамбәрләр зур авырлыклар, сынаулар аша үткән? Әллә Аллаһы Тәгалә Пәйгамбәребез Мөхәммәдне (с.а.в.с.) яратмаганмы? Муса пәйгамбәрне (а.с.), Ибраһим, Нух, Зәкәрия пәйгамбәрләрне (а.с.) һәм башка рәсүлләрен, пәйгамбәрләрен яратмаганмы? Аллаһы аларны бик нык яраткан. Алар сынаулар аша узып, рухи, дини яктан күтәрелгәннәр, Аллаһы Тәгаләгә тагын да якыная төшкәннәр.

Авырлыкның, сынауның беренче мизгелләрендә ныклык һәм сабырлык күрсәтү бик тә мөһим. Шулай бервакыт Пәйгамбәребез (с.а.в.с.) узып барганда кабер янында елап утыручы хатын-кыз янына туктый һәм: “Аллаһыдан курык һәм сабыр ит”,- дип әйтә. Аллаһының Рәсүлен (с.а.в.с.) танып белмәгән хатын-кыз: “Кит әле моннан, сиңа кайгы-хәсрәт килмәгән”,- дип әйтә. Соңыннан аңа: “Бу бит Пәйгамбәр (с.в.а.с.) иде”,- дип җиткерәләр. Шуннан соң ул Аллаһы Рәсүленең (с.а.в.с.) ишек төбенә бара һәм акланырга тырышып: “Мин сине танымадым”,- дип белдерә. Пәйгамбәребез (с.а.в.с.) исә: “Хакыйкатьтә, беренче тетрәнү вакытында ук сабыр итәргә кирәк”,- дип белдерә (Бохари һәм Мөслим).

Шуны да истә тотарга кирәк: теләсә нинди авырлыктан соң җиңеллек килә. Аллаһы Раббыбыз пәйгабәрләрнең һәм өммәтебезнең турылыклы кешеләре тормыш юлыннан безгә гыйбрәт алырга ярдәм итсен.

Сабыр итүнең җимешләре

Аллаһы Тәгалә сабырлык күрсәтү нәтиҗәсендә биш могҗизага ирешү мөмкинлеге турында әйтә.

  1. Аллаһының яратуына ирешү. Раббыбыз болай ди: “Аллаһ сабыр иткән кешеләрне сөя” (Әлү Гыймран, 146).
  2. Аллаһының ярдәменә ирешү. Ул болай ди: “Һичшиксез, Аллаһ сабыр итүчеләр белән” (Әл-Бәкара, 153).
  3. Җәннәтнең югары дәрәҗәләренә ирешү. Раббыбыз болай ди: “Алар сабыр иткәннәре сәбәпле (энҗе вә якуттан ясалган) биек сарайлар белән бүләкләнәчәкләр” (Әл-Фуркан, 75).
  4. Чиксез әҗер-савапка ирешү. Аллаһы болай ди: “Сабыр итүчеләрнең әҗере (үлчәүләргә салынмыйча) хисапсыз биреләчәк” (Әз-Зүмәр, 10).
  5. Шатлыклы хәбәр: “(Сынауларга) сабыр итүчеләрне (җәннәт белән) сөендер!” (Әл-Бәкара, 155).

Аллаһы Тәгалә Үзенең чиксез рәхмәте белән безгә динилек һәм турылыкның югары дәрәҗәләренә ирешергә, барлык авырлыклар һәм сынауларны лаеклы рәвештә үтәргә һәм Кыямәт көнендә пәйгамбәрләр һәм турылыклы кешеләр белән бергә булырга насыйп итсен.

Вәгазь РДУМның Голәмәләр шурасы тарафыннан расланды.