Корбанлык хайваннар каны тамсын, кеше каны таммасын

Ульяновск өлкәсе мөселманнарының региональ диния нәзарәтенә кергән шәһәр мәчетләре имам-хатыйблары бергә җыелып корбан чалдылар. Аллаһы Тәгалә чалган корбаннарыбызны кабул итеп, сугыш афәтләрен туктатсын, ил-көннәребезне, дөньяларны тыныч, имин кылсын, диде өлкә мөфтие Илдар хаҗи Сафиуллин.
Өлкә мөселманнары махсус хәрби операция башланган көннән бирле хәйриячелек акцияләренә кушылып, фронтка гуманитар йөк җыеп озатуда актив катнашалар. Имамнар берничә тапкыр алгы сызыкка – передовойга барып, дошманга каршы сугышучы якташларыбыз белән күрештеләр, аларга вәгазьләрен җиткерделәр. Менә бишенче ел инде өлкә мәчетләрендә бертуктаусыз Коръән укыла. Шуңа күрә Аллаһы Раббыбыз безнең төбәкне, шәһәребезне бәла-казалардан саклый, ди өлкә мөфтие Илдар хаҗи. Сентябрь аенда БПЛА кыйпылчыгы Роза Люксембург урамындагы 54 нче йортка килеп төшкәч тә, гомере буе динисламда булып, көн саен биш вакыт намазын укыган 85 яшьлек Разия әби үзенең фатирында бернинди зыян да күрмичә, исән-имин кала.
Шәһәребез мәчетләренең имам-хатыйблары, корбанлык хайваннар каны тамсын, кеше каны таммасын, дигән ният белән бергә җыелып корбанга сыер чалдылар. Ишеевканың “Ислам нуры” мәчете имам-хатыйбы, мөфтиятнең Көнбатыш мөхтәсибәте имам-мөхтәсибе Наил хәзрәт Гизятуллов пәйгамбәрләр заманыннан калган әлеге күркәм йоланы шәригать кануннарына туры китереп, җиренә җиткереп башкарды. Аллаһы Раббыбызны олуглап тәкбир әйткәннән соң, өлкә мөфтие Илдар хаҗи Сафиуллин чалган корбанның кабуллардан булуын теләп дога кылдырды. Ә Үзәк Җәмигъ мәчете имам-хатыйбы, Ульяновск шәһәре имам-мөхтәсибе Рөстәм хәзрәт Сафин корбан итенең “Кеше приюты” мохтаҗларга, авыр тормыш ситуациясенә эләккән кешеләргә социаль ярдәм күрсәтү үзәгенә, “Сальсабиль” балалар үсеше үзәгенә һәм “Биләр” мәдрәсәсенә бүлеп биреләчәге хакында хәбәр итте. Сүз уңаеннан, үткән җомга көнне Үзәк Җәмигъ мәчете мәхәлләсе мөселманнары корбан итеннән әзерләнгән 250 порция пылауны шәһәр халкына сәдака итеп таратты.
Аллаһы Тәгаләнең ризалыгына һәм рәхмәтенә ирешү нияте белән корбан чалганнан соң, Рөстәм хәзрәт Сафин шәһәребез имамнарын Үзәк Җәмигъ мәчете бинасында капиталь ремонт эшләренең барышы белән таныштырды. Мәхәллә мөселманнары һәм күпсанлы меценатлар ярдәме белән гыйбадәтханәдә кыска гына вакыт эчендә зур эшләр башкарылган. Стеналары белән нигезен калдырып, яңа мәчет төзеп куйганнар, дисәк тә була. Тарихи мәчетебез матураеп, киңәеп һәм яктырып киткән. Якын арада яңарту эшләрен тәмамлап, мәчетебезнең 80 еллык юбилеен һәм шактый вакыт имам хезмәтен башкарган мәрхүм Әюп хәзрәт Дебердеевны искә алу кичәсен үткәрергә ниятлибез, диде Рөстәм хәзрәт. Ул киләчәккә уй-теләкләре белән дә бүлеште: мәчет янәшәсендәге элеккеге мәдрәсә – татар мәктәбе бинасын сүтеп ташлап, яңа уку-укыту корпусы төзергә җыеналар. Ярдәм итәргә теләүче егетләребез бар, бу эшне дә башкарып чыгарбыз, иншаллаһ, ди хәзрәт. Өлкә мөфтие Илдар хаҗи Сафиуллин ремонтның сыйфатын югары бәяләде һәм шушы изге эшне әйдәп баручы Рөстәм хәзрәт Сафинга, шулай ук алтын куллы осталарга, хәләл малларыннан өлеш чыгаручы спонсорларга рәхмәт белдерде.
Аннары гомерләрен динисламга хезмәткә багышлаган имамнарны мәчет ашханәсендә корбан мәҗлесе һәм шәһәр мөхтәсибәте җыелышы көтә иде. Мөфти Илдар хаҗи Сафиуллин өлкәнең барлык мәчетләрендә дә дин дәресләре алып барылуы, имамнарның мәктәпләрдә ата-аналар белән очрашып, балаларын “Ислам мәдәнияте нигезләре” курсларына йөртү һәм хәләл ризыклар белән тукландыру мөмкинлекләре хакында аңлатулары турында хәбәр итте. Мәрхүм булган якыннарын, әти-әниләрен крематорийга илтеп яндырмасыннар өчен халык арасында аңлату эшләрен тагын да көчәйтергә, балаларга да, яшьләргә дә, өлкәннәргә дә дини гыйлем бирергә кирәк, диде мөфти хәзрәтләре. Ульяновскиның Тарихи мәчете имам-хатыйбы, өлкә мөфтиятенең Голәмәләр шурасы рәисе Марат хәзрәт Садуакасов бишектән алып ләхеткә кергәнче, ягъни Аллаһы Рәсүленең хәдисендә әйтелгәнчә, Кытайга барып булса да белем алу кирәклеге турында искиткеч тирән мәгънәле вәгазен җиткерде. Марат хәзрәт, кем соң ул чын ахмак – глупец, дигән сорауга төпле җавап бирде. Аллаһы Тәгалә каршысына барачагы турында бөтенләй онытып, байлык артыннан куып, гөнаһка батып яшәүче кеше чын ахмак була, Раббыбыз һәркайсыбызны шундый түбән дәрәҗәгә төшүдән сакласын, диде хәзрәт.
Күркәм мәҗлес чалган корбаннарның кабуллардан булуын, ил-көннәребезгә тынычлык насыйп итүен, махсус хәрби операциядә катнашучы ир-егетләребезнең җиңү шатлыгы белән өйләренә кайтуларын, сугыш кырларында һәлак булучыларга шәһитлек дәрәҗәсе бирелүен теләп дога кылу белән тәмамланды.
Исхак ХӘЛИМОВ.