Гомерлек мөгаллимә

Россия Федерациясе гомуми белем бирүнең Почетлы хезмәткәре, федераль дәрәҗәдәге Хезмәт ветераны Рузалия Гаяс кызы Зиганшина бөтен гомерен сабыйларга мәктәпкәчә тәрбия бирүгә багышлаган. Хәзер ул динисламга хезмәттә – мәчеттә шәкертләрне гарәп графикасы нигезендә укырга һәм язарга өйрәтә.

Бала вакыттан ук дини һәм әхлакый тәрбия алып үскән Рузалия Гаяс кызының нәсел тамырлары Татарстанның Буа районы Вольнистан авылына барып тоташа. Сәүдәгәрлек белән шөгыльләнгән бабасы һәм укымышлы әбисе утызынчы еллардагы нахакка рәнҗетүләрне - репрессияләр ачысын үз җилкәләрендә татыйлар. Әтисе Гаяс Гиматдинов сату эшләре белән Мәскәүгә еш барып йөри. Башкалада 26 яшьлек егет чибәр, тыйнак, тырыш якташына – 16 яшьлек Гөлҗиянга гашыйк була. Якыннан танышып, әти-әниләренең хәер-фатихасын, ризалыгын алганнан соң, башкала мулласыннан никах укыталар. Саф мәхәббәт диңгезендә гизгән ике яшь йөрәк туй мәҗлесен туган якларында – Ульяновскида уздыра. Иманлы, тәртипле гаиләгә бәрәкәт өстәп, бер-бер артлы дүрт бала – бер кыз һәм өч малай туа. Әтиебез биш вакыт намазны беркайчан да калдырмады, Крупская урамындагы мәчеткә җомга, гает намазларына йөри иде, күп кеше җыеп, өебездә ел саен корбан, авыз ачу, Мәүлид мәҗлесләре үткәрдек, ди Рузалия Гаяс кызы, балачак хатирәләре белән уртаклашып.

30 нчы мәктәпнең – 4 классын, 38 нче мәктәпнең 10 классын бик яхшы билгеләргә тәмамлаган Рузалия табиб булырга хыялланса да, Ульяновск политехника институтының радиотехника факультетына укырга керә. Тәкъдирендә шулай язылган булгандыр инде, икенче курста укып йөргәндә, үзеннән ун яшькә олырак егеткә кияүгә чыга. Яңа Бидәнге авылында мәктәп директоры булып эшләүче Ринат Зиганшин шәһәрдә туып үскән кәләшен үз янына алып китә. Тырыш, булдыклы һәм әрсез Рузалия һич тә сынатмый – мәктәпкә эшкә урнашып, 5-6 класс балаларына математика, биология, география фәннәрен, немец телен укыта һәм өенә ашыга-ашыга кайтып, гомерендә беренче тапкыр тере килеш күргән сыерны сава. Сөттән тәмле катык, каймак һәм эремчек ясарга өйрәндем, ди ул. Укытучы һәм тәрбияче һөнәрен гомерлек кәсеп итеп сайлаган Рузалия Гаяс кызы педагогия институтының мәктәпкәчә тәрбия бирү факультетында читтән торып укырга да вакыт һәм мөмкинлек таба. Алты ел авылда көн күргәннән соң, язмыш җилләре Зиганшиннар гаиләсен Ульяновскига алып килә. Бура сатып алалар һәм үз куллары белән зур гына йорт салып керәләр. Гаилә башлыгы Мостовая мәктәбендә балалар укыта. Ә Рузалия апа 15 нче балалар бакчасына тәрбияче булып урнаша. Нәниләрне тыңлатуы җиңел булмаса да, бу эшне тиз арада үз итеп өлгердем, ди ул, яшьлек хатирәләре белән бүлешеп. 141 нче садикта беркүпме эшләп алганнан соң, “Искра” заводы җитәкчелеге Рузалия Зиганшинага яңа гына төзелә башлаган 20 нче “Искринка” балалар бакчасына мөдир булып күчәргә тәкъдим итә. Әлеге садикны үз кулларым белән төзеттем, дисәм дә була, чөнки кирпеч алырга заводка машина белән үзем бара идем, озын чиратта көтеп тормас өчен тартмасы белән конфетлар һәм чәй илтеп биргәнем бүгенгедәй хәтеремдә, ди Рузалия апа. Ике ел эчендә төзелеп бетеп, 1991 елда рәсми рәвештә ачылган “Искринка”га 160тан артык сабый йөри, аларга 14 тәрбияче, музыка, физкультура укытучысы, логопед хезмәт күрсәтә. Идел буе халыкларының милли костюмнары музеен ачып җибәрәләр. 2000 елда музыка укытучыбыз Иркинә Ринат кызы ярдәмендә шәһәрдә беренчеләрдән булып укыту-тәрбия процессына этномәдәни компонентны керттек, балалар рус, татар, чуваш һәм мордва мәдәниятен өйрәнә башладылар, ди Рузалия Гаяс кызы. 2004 елда ул үзенең яраткан эшен кызы Иркинә Сайфутдиновага тапшырып лаеклы ялга китә. Бер ел өйдә утырганнан соң, тынгысыз йөрәге түзмичә, садикның татар түгәрәге җитәкчесе буларак яңадан эшкә чыга. Дәресне башлап җибәреп, татар музыкасын кабызып куйгач, апа, безне дә татарча сөйләшергә, биергә өйрәтегез әле, дип башка милләт балалары да яныма килә иде, ди Рузалия апа, бәхетле елмаеп. Идел буе халыкларының мәдәнияте “Искринка”да хәзер дә өйрәнелә. Күптән түгел өлкә Губернаторы Алексей Русских балалар бакчасы эшчәнлеге белән танышып, Иркинә Сайфутдинова җитәкчелек иткән коллективның уңышларына соклануын белдерде. Ана кеше өчен бу, әлбәттә инде, әйтеп бетергесез зур шатлык.

Рузалия Гаяс кызы – ике бала анасы. Олы кызлары Динә музыка-педагогика училищесын тәмамлаган.

“Динәбез алтын куллы, аш-суга оста иде. Токмачны матур, тигез һәм нәзек итеп кисүенә сокланмаган кеше калмагандыр. Бәйләргә һәм тегәргә өйрәнде. Кулыннан килмәгән һәм булдыра алмаган эше юк иде. Кызганычка, 54 яшендә мәңгелеккә китеп барды. Балакаем, йөрәк парәм ковидтан соң терелә алмады шул. Аңа кадәр, 2012 елда бердәнбер улы Шәүкәтне югалту хәсрәтен кичергән иде. Сварщик булып эшләүче студент оныгымны ток сугып үтерде. Үзем кадерләп, бөтен җан җылымны биреп үстергән газиз оныгым иде бит ул... Сынау артыннан сынау, кайгы артыннан хәсрәт килә, дип әйтәләр, дөрес икән. 2019 елның январенда бертуган энем Шәүкәт хәзрәтне соңгы юлга озаттык. Ә 2021 елның октябрендә тагын бер энем Әлфәт кинәт үлеп китте. Аллаһы Раббыбыз бу сынауларны җиңеп чыгарга сабырлык һәм түземлек бирде”,- ди Рузалия апа, ак яулыгы чите белән ачы күз яшьләрен сөртеп.      

Рузалия апа педагог һөнәрен сайлап, әнисенең эшен уңышлы дәвам итүче гаҗәеп мәрхәмәтле кызы Иркинәне Аллаһы Тәгалә тарафыннан бирелгән иң зур бүләк итеп саный. Иркинә Ринат кызы музыка-педагогия училищесын һәм пединститутның мәктәпкәчә тәрбия бирү факультетын тәмамлаган. Хәзер 20 нче “Искринка” балалар бакчасына җитәкчелек итә. Иркинәм миңа балдан татлы онык бүләк итте, Асыл дип исемен үзем куштым, ди бәхетле әби. Асыл сыйфатларга ия Асыл Ульяновск һәм Казан университетларын бетереп, Мәскәүдә ИТ-компаниядә эшли. Көн саен хәлемне белешеп тора, еш кайтып йөри, бәхетле генә була күрсен балакаем, ди Рузалия апа.

“Искринка” балалар бакчасы мөдире булып эшләүче Рузалия Зиганшина 46 яшендә намазга баса, изге җирләргә хаҗга бара. Хаҗдан кайтканнан соң, һич тә икеләнмичә, башына яулык бәйли. Иртәнге намазны өйдә укып китә идем, ә өйләне эш бүлмәсендә укырга туры килде, ди мөслимә. Ул Үзәк Җәмигъ мәчетенә, Рөстәм хәзрәт Сафин дәресләренә йөреп башлангыч дини белем алганнан соң, Казанның данлыклы “Мөхәммәдия” мәдрәсәсенә юл тота.

– “Мөхәммәдия”дә укуым турында бары тик якты истәлекләр генә саклана. Иң бәхетле, иң матур вакыт иде ул. Яшьлегемә кире әйләнеп кайткан сыман булдым. Дини гыйлем алу мөмкинлеге биргән өчен Аллаһыга мең рәхмәтлемен. Танылган мөгаллимнәр, дини дәреслекләр авторлары укытты безне. Үкенечем дә бар – иртәрәк укырга керергә, иртәрәк намазга басарга кирәк булган икән,- ди Рузалия апа, бераз моңсуланып.

2017 елдан бирле Рузалия Гаяс кызы Сембер-Ульяновскиның Икенче Җәмигъ мәчетендә хатын-кызлар өчен дин дәресләре алып бара. Быел анда ун кеше белем ала, тагын җиде кеше Коръәни-Кәримне хәтем кылырга йөри. Намаз укырга гына өйрәнергә теләп килүчеләр гарәп графикасы нигезендә уку һәм язу серләрен үзләштерәләр. Беренче урында биш вакыт намаз булырга тиеш, ди мөгаллимә. Рузалия апа “Сальсабиль” балалар үсеше үзәгендә дә кыз балаларга дин дәресләре биргән.

Рузалия Зиганшина – Россия Федерациясе гомуми белем бирүнең Почетлы хезмәткәре, федераль дәрәҗәдәге Хезмәт ветераны дигән исемнәр, күпсанлы Мактау грамоталары һәм Рәхмәт хатлары иясе.

“Аллаһы Тәгаләнең биргәненә мең шөкер. Әгәр тормыш юлымны яңадан башлап җибәрү яки бераз үзгәртү мөмкинлеге булса, бернәрсәне дә үзгәртмәс идем. 47 еллык педагогик стажым бар. Гел халык арасында булдым. Ә менә дин юлына иртәрәк басып, тагын да күбрәк кешегә гыйлем биргән булыр идем. Мин – бәхетле кеше. Ата-ана назын тоеп үстем, ир рәхәте күреп яшәдем, ана булу бәхетенә ирештем. Картлык көннәрем бик тә бәхетле, матур һәм тыныч. Кызым белән оныгымның рәхәтен, игелеген күреп, җан җылысын тоеп яшим. Иркинәм белән туган көннәребез дә бер көнгә туры килә бит. Ул – Аллаһының миңа биргән бүләге. Без бер-беребезне күз карашыннан, сүзсез дә аңлыйбыз. Бәхет өчен шул да җитә! Аллаһы Тәгалә саулыктан, җан тынычлыгыннан берүк аермасын, иман байлыгы насыйп итсен”,- ди олы юбилеен каршылаучы гомерлек мөгаллимә һәм тәрбияче.

Исхак ХӘЛИМОВ.