Бәхет килә кылган эшемнән

Авылым

Яңарышлар өстәлә торалар,

Сирәк йортлы булса да урамнар.

Сирәк йортларны тоташтырып,

Ташлар җәеп юллар сузганнар.

 

Эшчән халык калган авылымда,

Монда яши уңган-булганнар.

Рухи таяныч ул киткәннәргә дә,

Кайтып-китеп йөри туганнар.

 

Авыл таяна ихтыярлыларга,

Шөбһәләнүчеләре киткән.

Ишеткән ул «авыл туза» сүзен,

Сай фикерленең әйткәнен күптән.

 

Бер көн калганы юк искә алмый

Авылым Вольнистан турында.

Яңарышлар бүләк итә яшьләр,

Пәрвәр төркем һәркөн уемда.

 

Ванга булалмадың, районның экс-башлыгы,

Акланмады синең күрәзәң. 

Вольнистан яңарыш юлында,

Килеп күрегез, әгәр киләлсәң...

 

Агач мәктәп

Агач мәктәп иде калку җирдә,

Дүрт класслы, уртада - киң залы.

Тәнәфестә шул зал гөрли иде,

Онытмадым әле мин аны.

 

Авыл урамыннан букча асып

Йөрдек без мәктәп - ояга.

Өйрәтте шунда укытучы апа, 

Хәреф күрсәтеп, сүзләр җыярга.

 

Белем җыйсын диеп ата-ана

Озаткан безне мәктәп юлына.

Ышанганнар мәһабәт бинада

Белем биргәнгә кызы-улына.

 

Бердәнбер мәһабәт агач бина 

Калку җирдән авылга ямь сибә.

Кичке мәктәп булып утлар янгач,

Белем йорты булуы кабат сизелә.

 

Күптән инде сүтсәләр дә, баскан

Кебек авылның калку җирендә.

Мөкәммәллек* үрнәге булып

Һаман яши күңел түрендә. 

* Камил, матур.

 

Утыз биш тиен 

Утыз биш тиен дип язылган

Кулъяулык табылды сандыктан.

“Торгынлык” еллары сагынмасы дип 

Күземне аера алмыйм яулыктан.

 

Уйга салды яулык бәясе –

Хәтергә килде Брежнев "еллары".

Күз алдыма сузылды Хрущевның

Коммунизмга бару юллары.

 

Кем килсә дә ил тәхетенә,

Тырыштылар бәхет “өстәргә”.

Брежнев эзләде аны ил эченнән,

Горбачев уйлады океан кичәргә.

 

Тэтчер* аңлый бер сөйләшүгә -

"Моның белән эшләргә була",-

Дигән бәясен куеп, 

Юллама сала аның күңеленә.

 

Исемдә шул Западны тыңлап,

Гафу үтенеп Ватан сугышы өчен,

ГДРны кушып ФРГга, башлады

“Фашизм"ны торгызу эшен.

 

Онытмады "иҗат" эшен дә,

Перестройка планын Запад әйдәде.

Америкада нәшер ителгәч,

Илне туздыру планына әйләнде.

 

"Перестройка"ны укыган Чубайслар 

Мәскәү мәйданында ызгыш кузгатты.

Салмыш Ельцин боерыгын үтәп,

Советлар бинасына танклар атты.

 

Илне туздыру чигенә җитте,

Госбанк соңгы сейфын ачты.

Сайлау үткәрергә акча сорарга

Ельцин, Чубайс Америкага очты.

 

Илне сату, урлау - урлашуның

Инвестиция дигән бар юлы.

Инвесторлар илгә тулдылар,

Затлы казылма белән ил тулы.

 

Перестройка күчте авылларга,

Киртәләр юк, алып ташланды.

Тышкы идарәче билгеләнгәч,

«Прихватизацияләү» башланды.

 

Ялган бәяләр куеп милеккә,

Үзләштерүгә юллар ачтылар. 

Эшләп торган колхоз-совхозлар 

Үзләштерүдән юкка чыктылар.

 

Йомгагын күрәбез, тоябыз –

Перестройка, гүя, канатлы.

Авыллар туза, халык эшсез,

Түрәләр сизмиләр җавапны. 

* Тэтчер - Англия премьер-министры.

 

Ул агачлар һаман...

Гадиләрдән түгел ул агачлар,

Тик серемне генә сизмиләр.

Авылымның тере истәлеге алар, 

Үзәгендә йөзен бизиләр.

 

Үтәр еллар, ул агачлар һаман 

Табигый көч җыеп ныгырлар.

Рәхәтлеген тойган авылдашлар

"Гаепле"не искә алырлар.

 

Шатлык бит ул, синең гамәлеңнән

Кәефләнсә авылдашларың.

Күрә алсаң үзең яшәгәндә

Рәхмәт сеңгән күз карашларын.

 

Игелекле эшкә аңлы әзерләндем –

Эзем калдырырга тормышта.

Йә, әйтегез, бармы тиңдәш эшләр,

Үти бабай эзеннән башка?

 

Җирсү

Киң кырларның чын "хуҗа"сы булып,

Тыңлап иртәнге тургай җырларын,

Җиһан рәхәтлеген ихлас сизеп,

Күзәтә идем болын-кырларын.

 

Бәхет иде, үзең чәчкән кырда

Тыңлау башакларның шаулавын.

Талгын җилдә әкрен чайкалышып,

Кабат килүне көтеп калганын.

 

Күңелемнән уза хатирәләр –

Хезмәт урыным иде кырларда.

Шатлыкларым, күңелсезлекләрем  

Таралалар иде җырларда.

 

Һәркөн сизә идем бәхетемне

Иртән чыккан саен кырларда.

Тулып килгән иген башагының

Серкә очырган тавышын тыңлауда.

 

Максатлы яшәү җаваплылык сорый,

Ул торырга тиеш алгы планда.

Кагыйдәне тайпылмый үтәдем,

Гамәлләрем уңды юлымда.

 

Аңлап яшәдем илнең сәясәтен –

Илдә булдыру икмәк запасын.

Дәүләткүләм эшкә өлеш кертеп,

Мин дә алдым бәхет тамгасын.

 

Бирделәр аны - җиңү тамгасын,

Күкрәк билгесе белән аклана.

Дәүләт бурычын үтәү билгесе –

Көмеш медале ВДНХның саклана. 

 

Әйе, зурдан түгел ул тамга,

Әмма җитдилек билгесе әмәлнең.

Юкка исраф ителмәгән гомер

Зарурлыгын зурлый гамәлнең.

 

Бәхетле идем, әле дә бәхетле,

Бәхет килә кылган эшемнән.

Бәхет җимешләрен барлап яшим,

Элек чәчкән бәхет эземнән. 

 

Хисләр

Беренче мәхәббәт - хисләр бәйләме

Көтмәгәндә яшьли үрелде.

Кайнар иде, яшьлек түзәлмәде,

Кайнап чыгып, ташып түгелде.

 

Яна хисләр! Беренче мәхәббәттән!

Йөрәкләрдә - кара күмере...

Күмер җылысына ризалашып,

Үтә үкенечле гомере.

 

Яңа хис уяна, сизенсә дә

Беренче хиснең йөрәктә калуын.

Яңа хисләр "көчсез", җиңә алмый

Тәүгесенең сүнми януын.

 

Гомере үтә хисләр әсирендә,

Күңелен яулый алмый яңасы.

Тәүгесенә инде юллар ябык,

Кала моңсулыкта яшерен янасы. 

 

Вольный Стан 

(Вольнистан)

Күчермәсе - ирекле ил, 

Иркенлектә урын сайлаган.

Нигез корган ирекле җирдә

Үти килеп Нижгар ягыннан.

 

Киек казлар урыны - сулы җирне,

Чатказ иле, дигәннәр.

Шунда салган авылларга

"Чатказ" исеме биргәннәр.

 

Дөреслектә - Вольнистан,

"Ташлык" суына кагылган.

Сан алганда, ялгышыпмы,

"Малый Чатказ" тагылган.

 

Тирә-як халкы, нигәдер,

"Малый"ны хуп күрмәгән.

Нигез коручы исеме белән

“Үти Чатказ”ы дигән.

 

Вакыт үткәч, салаларда

Сан алу кабатлана. 

1680 елда җанисәптә

Вольный Стан дип языла.

 

Вольнистаным - ирекле илем,

Яңарыш иңә җиреңә.

Һәр яңарыш - рухи мирас,

Яшәү көче өсти гомереңә.

 

Рәхмәтле бул

Таң яктырып якты көн туар,

Каршы ал син Раббың бүләген.

Бисмиллаңны әйтеп, дога кылып,

Рәхмәтле бул һәм әйт теләгең.

 

Раббым! Якты көнең бүләк иттең,  

Насыйп әйлә, үтсен хәтәрсез.

Буйсынуда түземлек тә бир,

Син - бирүче, бу бит бәхәссез.

 

Яңа көнеңә шатланганда,

Кояшың нуры белән нурланам.

Якты, иркен дөньяң рәхәтендә

Хозурыңа синең юлланам.

 

Көнең саен биреп нигъмәтеңне,

Безне һәркөн шатландырасың.

Бүген биргәнеңә мең-мең рәхмәт,

Кала иртәгәгә сыгынасым. 

 

Җиңү парады

Карадым Җиңүнең 81 нче парадын,

Горурлык хисе биләде күңелне!

Быелгы парад - Җиңү парады,

Яңадан яулады Бөек Җиңүне!

 

Дөньякүләм сугышта җиңүне

Инкарь итү Западта таралды.

Чара күрергә - парадны үткәртмәскә

Зеленский да тырышып карады.

 

Сугыш бизнесмены Зеленский быел

Парадны үткәртмәү чарасын уйлап яңаны,

Парад башлангач, Кызыл мәйданга

БПЛАлар һөҗүме белән янады.

 

Әмма безнең катгый кисәтүдән

Айныды Зеленский, Запад илләре.

Көткән парад узды мәйданнан, 

Исмәделәр БПЛА җилләре. 

 

Кыңгыраулы мәктәп еллары

Сокландыргыч исем һәм җәлепле - 

"Кыңгыраулы мәктәп еллары".

Вольнистан мәктәбендә укыганнарның

Мәктәптән соң тормыш юллары.

 

Кызларыбыз зур эшкә алынган –

Уяталар йоклаганнарның

Кыңгыраулы мәктәп елларының

Күңелләргә сеңгән моңнарын.

 

Олы җанлы кызлар, гамәлләре 

Ачыклыйлар мәктәп елларын.

Ярты гасыр элек бергә укыган

Классташларның тормыш юлларын.

 

Вакыт аралыгын тоташтырып,

Кузгаталар сүлпән күңелне.

Сораштырып мәктәптән соң чорны,

Яшәүгә дәрт өстиләр түгелме?!

 

Хатирәләр языла дөресләп,

“Укучылар”ның килерлек хушына.

Дөнья белән хушлашканнарны

Искә төшерү җитсен рухына.

Фазылҗан АЛИУЛЛОВ,

Үрән авылы.