Кем соң ул чын ахмак?

Җомга вәгазе

Бисмилләһир рахмәнир рахим!

Барча галәмнәрнең Раббысы булган Аллаһыга мактауларыбыз һәм шөкерләребез, Пәйгамбәребез Мөхәммәдкә (с.а.в.с.), аның гаиләсенә, сәхабәләренә һәм Кыямәт көненә кадәр аңа иярүчеләргә сәламнәребез, хәмед-сәнәләребез булсын.

Хөрмәтле дин кардәшләребез! Бүгенге вәгазебез, Ислам дине буенча кем соң ул чын ахмак (глупец), дигән темага булыр.

Хакыйкатьтә, Аллаһы Тәгалә кешегә бәһасез бүләк – акыл нигъмәте биргән. Әлеге бүләк гаҗәеп дәрәҗәле санала, чөнки нәкъ менә камил акыл нигъмәтенә  ия булу гына кешене Аллаһы Тәгалә каршында үзенең эш-гамәлләре өчен җаваплы итә. Әмма көндәлек тормышта без “акыллы” дигән сүзне ишеткәч, гадәттә, сәүдә эшендә уңышларга ирешкән, диплом алган яки хәйләкәр, үткен була белгән кешене күз алдына китерәбез. Ә Ислам дине үлчәүләрендә акыллылык һәм ахмаклык критерийлары - билгеләре нинди икән?

Аллаһы Тәгалә Коръәндә акыл ияләрен һәм акылсызларны ачык күрсәтә. Раббыбыз “Әл-Мүльк” сүрәсенең 10 нчы аятендә үзләренең рухи, дини сукырлыгы аркасында тәмуг утына эләгүчеләрнең сүзләрен китерә: “Әгәр дә без (кисәтүләрне) ишеткән яки аңлаган булсак, (бүген без) ялкынлы ут әһелләре арасында булмас идек”,- дип әйтерләр. Әлеге аятьтән күренгәнчә, акылын үзенең җанын уттан коткарып калу өчен файдаланмаган кеше чын ахмак була.

Кеше фәндә яки бизнеста гений булырга мөмкин, әмма ул дөньяви тормыш мәшәкатьләре белән мавыгып китүе сәбәпле, турыдан-туры тәмуг утына юл тотачак. Ислам дине мондый кешеләрне акылдан язганнар дип атый.

Һәрбер мөселман Аллаһы Рәсүленең (с.а.в.с.) менә шушы сүзләрен истә тотарга тиеш: “Үзенең җаныннан хисап таләп итүче һәм бакый тормышка әзерләнү нияте белән хезмәт куючы чын акыл иясе булыр. Ә ахмак үзенең җанын дәртенә буйсындырып яши һәм шул ук вакытта Аллаһыга буш өметләр баглый” (Әт-Тирмизи).

Ислам динендә төп, чын ахмак – ул вакытлыча тормышы хакына мәңгелек тормышын сатучы. Бу кеше гөнаһка батып яши, намазларын калдыра, башкаларны кыерсыта, рәнҗетә һәм шул ук вакытта: “Аллаһының шәфкать-мәрхәмәте чиксез, Ул мине кичерәчәк”,- дип белдерә. Бу Аллаһыга тәвәккәл кылу түгел, ә зур ахмаклык һәм үз-үзеңне алдау.

Сөекле Пәйгамбәребезнең (с.а.в.с.) сәхабәләре чын акылның мәгънәсен тирәнтен аңлаганнар һәм Аллаһының ризалыгын бу дөнья байлыкларына алмаштыручы ахмаклар сафына эләгүдән бик тә курыкканнар.

Акыллы кеше гомере буе мәңгелек йортына барырга әзерләнә. Ахмак исә бөтен вакытын, саулыгын, көчен һәм малын бу дөньяда вакытлыча гына яши торган өен, йортын, таш сараен төзекләндерүгә сарыф итә. Әлеге өйдән, сарайдан аны теләсә кайсы мизгелдә күтәреп алып чыгарга мөмкиннәр бит.

Олуг галим – фәких Әбү әл Ләйс әс-Сәмәрканд (р.а.) көндәлек тормышта ахмакны танып булган төп билгеләрне ассызыклый:

Сәбәпсез ачулану: ул нәфесен тыя алмыйча, вак кына нәрсәдән дә кабынып китә.

Буш сүз сөйләү: аның теле акылыннан күпкә тизрәк эшли, ул бертуктаусыз сөйләп тора.

Эшне вакытында башкара белмәү: ул мөһим эшләргә туры китереп бетермичә,  ситуацияне аңламыйча гына алына.

Серләрне ачу: ахмакның йөрәге – телендә, ул башкалар серен саклый белми.

Күп кенә Ислам галимнәре ахмаклык турындагы тарихларны көлке өчен түгел, ә мөселманнар үзләренә сабак алсын һәм наданнар дәрәҗәсенә төшмәсен өчен җыйган.

Шулай бервакыт аббасидлар хәлифе Харун Әр-Рәшид бер зират яныннан узып бара икән. Анда акылга зәгыйфь Бүхлүл утырып торган. Харун Әр-Рәшид аңардан: “Әй, Бүхлүл! Әй, акылдан язган! Кайчан гына акылың кире кайтыр икән?”- дип сораган. Бүхлүл урыныннан сикереп торган да, агач башына менгән һәм: “Әй, Харун! Әй, акылдан язган! Синең акылың кайчан гына кире кайтыр икән?”- дип кычкырып сораган. Харун Әр-Рәшид атка атланган килеш агач янына килеп туктаган һәм Бүхлүлдән: “Мин акылдан язганмы, әллә син – каберләр өстендә утырып торучымы?”- дип сораган. “Әлбәттә, мин акыллы”,- дип җавап биргән Бүхлүл. “Ничек инде ул алай?”- дигән Харун Әр-Рәшид. “Чөнки мин моның юкка чыгачагын беләм”,- дигән Бүхлүл, Харун Әр-Рәшиднең хан сараена бармагы белән төртеп күрсәтеп. “Ә менә бу калачак”,- дигән ул, каберләргә бармагы белән күрсәтеп. “Шуңа күрә үземә сарайга кадәр моны (каберне) төзим. Син исә, киресенчә, сарай төзедең һәм каберне җимердең, һәм төзелгәннән җимерелгәнгә күченергә теләмисең, югыйсә, моңардан качып котылуы мөмкин түгеллеген беләсең. Хәзер миңа шуны әйт - безнең кайсыбыз акылдан язган?”- дигән Бүхлүл. Шушы сүзләрне ишеткәннән соң, Харун Әр-Рәшиднең йөрәге сыкрап куйган һәм ул елап җибәргән, хәтта сакалы да дымланган. Харун Әр-Рәшид: “Аллаһы белән ант итәм, син хаклы! Өстә миңа, әй, Бүхлүл”- дигән. “Аллаһының Китабы сиңа җитәрлек, анда кушканнарны үтә, тыйганнардан тыел”,- дигән Бүхлүл. Харун Әр-Рәшид: “Син берәр нәрсәгә мохтаҗ түгелме соң? Мин сиңа бирә алам”,- дигән. Бүхлүл: “Минем өч ихтыяҗым бар, әгәр шуларны канәгатьләндерә алсаң, сиңа бик тә рәхмәтле булырмын”,- дип җавап биргән. Харун Әр-Рәшид: “Сора”,- дигән. Бүхлүл: “Син минем гомеремне озайта аласыңмы?”- дип сораган. “Юк, булдыра алмыйм”,- дип җавап биргән Харун. Аннары Бүхлүл: “Син мине үлем фәрештәсеннән саклап кала аласыңмы?”- дип сораган. Харун: “Юк, булдыра алмыйм”,- дигән. “Син мине җәннәткә кертеп, тәмуг утыннан ерагайта аласыңмы?”- дигән Бүхлүл. “Юк, булдыра алмыйм”,- дип җавап биргән Харун. Бүхлүл аңа: “Шуны белеп тор, син хуҗа түгел, син – кол, шуңа күрә миңа синнән берни дә кирәк түгел”,- дигән.

Мәңгелек дөнья турында онытып җибәреп, бу дөнья комыннан замоклар – хан сарайлары төзүчеләр кебек булмыйк. Сулыш ала алганда, тәүбә ишекләре ачык булганда, үзебезгә карата бик тә таләпчән булыйк әле.

Йа, Аллаһ, безгә Синең ачуыңнан сакларлык файдалы гыйлемнәр һәм чын акыл бир. Безнең йөрәкләребезне, күңелләребезне икейөзлелектән, эш-гамәлләребезне кешегә күрсәтү өчен генә (показуха) эшләүдән сафландыр, чистарт. Безне бу дөньяның вакытлыча гына булган яхшылыклары хакына мәңгелекне югалтучылар сафларына кертмә.

Вәгазь РДУМның Голәмәләр шурасы тарафыннан расланды.