Укытучыны хөрмәтләделәр

Карсун районы Нугай иле авылы урта мәктәбенең 1 һәм 4 сыйныф укучылары үзләренең класс җитәкчеләре Гүзәл Камалетдинова һәм Рушания Байтирәкова җитәкчелегендә педагогик хезмәт ветеранын Укытучылар көне уңаеннан котладылар.
Фәтхия апа Великова бөтен гомерен балаларга белем һәм тәрбия бирүгә багышлаган. Ул авылның берничә буын вәкилләре өчен яраткан укытучы, киңәшче, олы тормыш юлына басарга, дөрес һөнәр сайларга ярдәм итүче дә әле.
Фәтхия Фәткелкадир кызы озак еллар мәктәптә татар теле һәм әдәбияты укытучысы булып эшләде. Ул балаларда туган телгә мәхәббәт хисе тәрбияләде, аның укучылары өлкә һәм региональ олимпиадаларда һәрвакыт призлы урыннар яулый иде.
Укытучылар һәм укучылар шигырьләр сөйләп, мөгаллимәгә изге теләкләрен җиткерделәр һәм үз куллары белән ясаган бүләкләрен тапшырдылар.
Р.НИГЪМӘТЛЕ.