"Нур" театры - Яңа Кызылсу сәхнәсендә

Әле күптән түгел генә "Нур" халык театры артистлары Ульяновск шәһәренең Пригородный бистәсендә яңа спектакль тәкъдим иткән иде. Шуннан соң озак та үтмәде, Чардаклы районы Яңа Кызылсу авылына барып, үз осталыкларын күрсәттеләр.
"Унсигез ел буе бикле торган, 2025 елда яңадан эшли башлаган, авылның йөзек кашы булган мәдәният йортына тамашачылар бик теләп йөри. Җыр-моңга сусаган авылдашларыбыз өчен төрле чаралар оештырабыз. Безнең максат - гореф-гадәтләребезне, милли сәнгатьне һәм мәдәниятне саклау",- ди мәдәният йорты җитәкчесе Илнар Гали улы Шакиров.
Халыкара өлкәннәр көненә багышланган чираттагы бәйрәм чарасы җылы һәм күнелле узды. Авыл халкы бәйрәмнең беренче бүлегендә чәй табыны артында үзара аралашып, җырлап һәм биеп күңел ачтылар. Икенче бүлегендә "Нур" татар халык театрының драматург Раушан Шәриф әсәре буенча куелган "Килдем әле менә!" спектаклен карап, театр дөньясына сәяхәт кылдылар.
Тамаша тәмамлангач зал көчле алкышларга күмелде. Чардаклы районы татар милли-мәдәни автономиясе рәисе Җәүдәт Мубинов артистларның осталыкларына чиксез соклануын белдерде, иҗади уңышлар теләп, коллективка Рәхмәт хаты тапшырды һам чәчәкләр бүләк итте. Тамашачылар кабат очрашуны теләп, артистлар белән кочаклашып саубуллаштылар.
Әлеге чараны оештыручыларга - шәхси эшмәкәр Илһам Гариф улы Шәйхлисламовка, Чардаклы районы татар милли-мәдәни автономиясе рәисе Җәүдәт Абдулла улы Мубиновка, Яна Кызылсу авылы мәдәният йорты хезмәткәрләре Илнар һәм Гөлшат Шакировларга, Актив озак яшәү үзәге кызларына, шулай ук безне хөрмәт итеп килгән тамашачыларыбызга олы рәхмәтләребезне җиткерәбез.
Хөрмәт белән, театрның җитәкчесе Җәмилә МИФТАХОВА.