Истәлеккә калган мизгелләр.

Истәлеккә калган мизгелләр.
Язмабызны, бисмилләhир рахмәнир рахим, дигән изге сүзләр белән башлыйк әле.
Быелның 5 сентябрендә Димитровград шәhәрендә Җәмигъ мәчетебез төзелүенә 130 ел булуы уңаеннан зур тантана узуы турында хөрмәтле газетабыз тәфсилләп язып чыккан иде инде.
Шәһәребезнең Славский исемендәге фәнни-мәдәни үзәгенә динебез hәм халкыбыз язмышына битараф булмаган кешеләр hәм күпсанлы шәрәфле кунаклар җыелган иде. Бик күп котлау сүзләре hәм башкарылган мөһим эшләр хакында фикерләр яңгырады. Шуларның берсе - мәктәпләрдә балаларны хәләл ризыклар белән тукландыру турында. Хәзер бу эшне башлап җибәрү өчен әти-әниләрнең мәктәп директоры исеменә гариза язуы да җитә икән. Ата–аналар бу мөмкинлектән файдаланып калсыннар иде.
Мәчетебезнең 130 еллыгын билгеләп үтү зур бәйрам чарасына әверелде. Аллаһы йортының сәяси репрессия елларында да җимерелмичә сакланып калуы hәм 60 елдан соң яңадан халыкка кайтарылуы бик зур могҗиза бит, чөнки шул ук чорда шәһәрдәге өч яңа таш чиркәүнең җимерелүе билгеле. Мөгаен, мәчетебезгә нигез ташы салучы иманлы бабайларыбыз хәерле ният кыла белгәннәр hәм Аллаhы Тәгалә аны саклап калган.
Сөбеханаллаһ, мәчетебездә бик күп изге эшләр башкарыла. Дәрәҗәле мөгаллимәләр балалар белән ел әйләнәсендә зур эш алып бара. Алар укулар оештыралар, җәйге hәм кышкы каникуллар вакытында мәчет каршында сәламәтләндерү лагеры уңышлы гына эшләп килә.
Быелның сентябрендә мәчеттә мөгаллимәләр hәм имамнар өчен белемнәрен күтәрү куслары оештырылган иде.
Юбилей чарасында сәхнәләштерелгән спектакльне hәм төп башкаручы Ильяс Халиковның чыгышын халкыбыз хәтта тын да алмыйча карады. Тирән мәгънәле спектакльне караганда күзләребезгә яшьләр килде.
Шундый зур мәҗлес оештырып безне шатландырган hәм барлык тырышлыклары, кылган изге гамәлләре өчен Ильяс хәзрәт Нәкетдин улы Мухутдиновка үзебез hәм барлык шәhәрдәшләребез исеменнән олы рәхмәтләребезне юллыйбыз. Аллаhы Тәгалә аңа тагын озак еллар динебезне ныгытуда ярдәмен бирсен!
Шушы шатлыклы вакыйгадан соң кайгылы хәбәр дә килеп иреште. Безнең туганыбыз - районның, шәһәрнең танылган рус теле hәм әдәбияты укытучысы, Ленинград блокадасы михнәтләрен үз җилкәсендә татыган Мария Фатыйх кызы Малышева (Насыйбуллина) 21 сентябрьдә 90 яшендә вафат булды.
Мария апаның язмышы искиткеч! Аның әти-әнисе Мәләкәс районы Мөси авылында дөньяга килә. Әтисе Фатыйх абый 9 яшендә ятим калып, туганы Сәрвәр апа белән аның тормыш иптәше Галим абый гаиләсендә тәрбияләнә. Ул вакытта үксез балаларны туганнары hәрвакыт тәрбиягә алганнар. Галим бабай 25 ел патша армиясендә хезмәт итеп кайта. Ул хәлле, булдыклы кеше була. Хәрби хезмәттән кайткач, нараттан зур өй салып, гаилә корып җибәрә. Аларның Шәмсия исемле кызлары hәм Абдрахман атлы уллары туа. Фатыйх абый үсеп буй җиткәч, аны Нурҗиян апага өйләндереп, кечерәк кенә өй салып башка чыгаралар.
Хәләл җефете Нурҗиян Гөзәир кызы төпле, бай гаиләдән була. Аның әтисе - 1937 елдагы сәяси репрессияләр корбаны. Тырыш, эшчән Миникаевлар гаиләсен, кулак ярлыгы тагып, өйләреннән куып чыгаралар. Әтиләрен Себергә озатырга дигән карар була. Тормышлар авырая, яшьләр авылдан чыгып китү ягын карый. Шулай итеп, Мөси авылыннан бик күп гаиләләр Ленинград якларына юл тота. Фатыйх абый да үзенең сөекле яшь хатыны белән шул якларга китә. Анда барып урнашкан авылдашлар берсен-берсен җылы каршылап, эшкә урнашырга ярдәм итәләр. Бу сүзләрне Абдуллаҗан абый кызы Мөгаззәмә апа еш кабатлый иде. Мария апа Ленинградта туа hәм блокада вакытында Насыйбуллиннар гаиләсе Ладога күле аша исән-сау чыгып, туган якларына кайта. Энесе икенче машинада була, боз өстеннән чыкканда ул машина су астына китә. Зур авырлыклар белән туган якларына, Мөси авылына кайтып җитәләр. Әтисе Фатыйх абый ачлыктан хәлсезләнеп, йөри алмый торган булып кайта. Авылдашлар аларны җылы каршы ала, тормышларын җайга салырга булышалар. Исхак Сафиулловның Гакишә апасы ире Сәлим белән шулай ук Ленинградка киткән була. Алар да кызлары Саимә, уллары Нурислам белән блокада вакытында исән-имин котылып, авылга әби-бабайлары янына кайта һәм гомер буе авылда яши.
1945 елда Насыйбуллиннар гаиләсе Мәләкәс шәһәренә барып урнаша. Гаилә зурая - Фоат исемле ир бала, Наҗия атлы кызлары туа. Авылдашларга олы рәхмәт йөзеннән, Кузнечная урамындагы йортларының ишеге беркайчан да ябылмый. Хәзер ул урам Баданов урамы булып санала. Колхоз базары якында гына урнашканга, бу өйдән кеше бервакытта да өзелми.
Мария апа татар педагогия училищесын тәмамлап, Ульяновскида пединститутны бетерде. Озак еллар Мәләкәс районының Терентьевка, Мукшы Күле авыллары мәктәпләрендә рус теле һәм әдәбиятын укытты. Алдынгы укытучыны дәрәҗәле урынга, Мәләкәс район мәгәриф бүлегенә инспектор итеп куйдылар. Ул елларда район укытучыларының профсоюз оешмасын да җитәкләде әле. Командировкалар, алдынгы укытучыларның эш тәҗрибәсен өйрәнү, туган илебез буйлап hәм чит илләргә сәяхәтләр… Аңа бик күп кеше белән аралашырга, уртак тел табарга кирәк була. Авыр сүз әйтә белми иде ул. Елмаеп, сабыр гына hәр кеше белән сөйләшә иде.
Лаеклы ялга чыкканчы аңа Димитровград шәhәренең И.Мытарев исемендәге 19 нчы мәктәбендә хезмәт итәргә туры килде. Ул сыйныф җитәкчесе булган укучылар соңгы көненә кадәр яраткан укытучылары белән элемтәдә тордылар, юбилейларына килеп котлый иделәр. Тынгысыз йөрәкле мөгаллимә озак еллар мәктәпнең ветераннар оешмасын җитәкләде. Олы яшьтәге укытучыларга бик тә игътибарлы иде.
19 нчы мәктәп администрациясе һәм укытучылар коллективы Мария апаны бик тә хөрмәт итте. Мәктәп директоры Надежда Алексеевна Дегтярова һәм укучылар Ленинград блокадасын өзгән көнне, шулай ук 9 май бәйрәмендә һәм Укытучылар көнендә Мария апаның өенә килеп хәлен белделәр, күчтәнәчләре белән шатландырдылар. Надежда Алексеевнага чын күңелдән рәхмәт әйтәсе килә.
Соңгы елларда тәҗрибәле укытучы Мөси авылы балаларына рус теле hәм әдәбияты серләрен ачарга булышты. Ул балаларны нык яратып, аларга төпле белем бирергә тырышты.
Ленинградта туып, Мәләкәс җирендә хезмәт иткән апабыз 90 нчы елларда туган шәhәренә барып, блокада корбаны таныклыгын алып кайтты. Шул елларда аңа Ленинградка өч мәртәбә блокадниклар җыелышына барырга насыйп булды.
Без Мария апабызны бик тә яраттык, якын күрдек. Аның турында якты истәлекләр, әйтеп калдырган васыятьләре безнең күңелләрдә сакланыр, беркайчан да онытылмас. Актив, тырыш апабызны бик тә юксынабыз! Мәрхүмәнең урыны җәннәтнең түрләрендә булсын, язмабыз аның рухына дога булып барып ирешсен иде.
Хөрмәт белән Зәмзәмия Исхак кызы ГАЛИМОВА hәм Нурия Җават кызы ХАФИЯТУЛЛОВА.
Мөси-Димитровград.