Президент көндәлегеннән

Россия, кайбер дәүләтләрдән аермалы буларак, кулын сузып, бөтен дөнья буйлап теләнеп йөрмәячәк. Россия Президенты Владимир Путин беренче утырышка җыелган IX чакырылыш Дәүләт Думасы депутатлары алдындагы чыгышында шулай дип белдерде.
«Россия, кайберәүләр кебек – кемнәр икәнлеген бармак белән төртеп күрсәтмибез – кулын сузып, бөтен дөнья буйлап теләнеп йөрмәячәк», – дип басым ясап әйтте дәүләт башлыгы.
Владимир Путин шулай ук Россия җәмгыяте бердәмлегенең алга таба әле тагын күп буыннарга илнең иминлеге һәм мөстәкыйльлелеген ышанычлы төстә гарантияләү мөмкинлеге бирәчәгенә ышаныч белдерде. Шушы ук сыйфат хәзерге вакытта дәүләт алдында торучы барлык максатларга ирешүгә ярдәм итәчәк, диде Президент.
* * *
Владимир Путин 19-20 сентябрьгә каршы төндә Мәскәүгә пилотсыз очкычлар һөҗүме турында фикерен белдерде.
Президент сүзләренчә, Россиягә каршы мондый гамәлләр җавап чараларына китерәчәк.
«Алар Россиянең җавап һөҗүмнәрен тоярга һәм провокацион гамәлләрнең, киеренкелекне арттыруның үзләре көткән нәтиҗәгә китермәячәген аңларга тиеш. Киресенчә, алар хәлне катлауландыра гына», – диде Владимир Путин.
* * *
Владимир Путин Украинадагы конфликтны тәмамлау буенча сөйләшүләрне яңадан башлау мөмкинлеге турында фикер алышканда, илнең милли мәнфәгатьләреннән чыгып эш итәчәген белдерде. Бу хакта ул Санкт-Петербургта XII Берләшкән мәдәниятләр форумыннан соң журналистларга әйтте.
Путин сөйләшүләрне яңадан башлау турындагы тәкъдимнәрнең өстәлдә булуын, әмма Украина ягының гамәлләреннән соң Россиянең җавап чараларын аерым караячагын белдерде.
Россия Президенты шулай ук Украина җитәкчелеген конфликт барышында киеренкелекне арттыручы адымнар ясауда гаепләде. Аның сүзләренчә, Киев Россиянең җавап чараларын сизәргә һәм провокацион гамәлләрнең үзләре көткән нәтиҗәгә китермәвен аңларга тиеш.
Көнбатыш илләре вәкилләренең Россия тарафыннан янау бар, шуңа күрә сугышка әзерләнергә кирәк дигән белдерүләрен Путин провокация дип атады.
«Без Европа белән нинди дә булса сугыш хәрәкәтләренә әзерләнмибез. Безнең андый планнарыбыз юк һәм, иң мөһиме, моның өчен нигезләр дә юк. Европа белән киеренкелекне арттыру өчен реаль сәбәпләр күрмибез», – диде Владимир Путин.
* * *
Владимир Путин Хөкүмәт әгъзалары белән киңәшмә үткәрде.
Кереш сүзендә ул узган сайлауларда тавыш бирү, СВО максатлары һәм хөкүмәт эше кебек темаларга кагылды.
«Безгә комачауларга, бу сайлауларны бозарга тырышулары яхшы билгеле, бу турыда дошманның Мәскәүнең, башка төбәкләрнең ПВОсын өзеп чыгарга тырышулары дәлилли. Әмма сайлау участокларындагы чиратлар Россияне куркыту мөмкин түгеллеген күрсәтә», - дип билгеләп үтте дәүләт башлыгы, сайлау участокларына килгән һәм тавыш биргән кешеләр санының шундый югары, хәтта рекордлы булуын өстәп.