Патриотлар тәрбиялибез
Яңа Малыклы районы Урта Исәнтимер авылы мәктәбе укучылары махсус хәрби операциядә катнашучы авылдашлары – “Саид” позывнойлы сугышчы белән очрашты.

“Саид” балаларга СВО зонасында хезмәт итүе, батырлык үрнәкләре күрсәтүе өчен бүләкләр алуы, көн саен очрашырга туры килгән сынаулар һәм авырлыклар, шулай ук фронтта һәрбер сугышчыга бик тә кирәкле булган шәхси сыйфатлар турында сөйләде.
“Тәвәккәл, кыю, салкын канлы булу, авыр вакытта паникага бирелмәү осталыгы кирәк. Шулай ук Туган ил сакчысының физик яктан әзерлекле булуы да зур роль уйный, чөнки билгеләнгән сугышчан бурычны үтәү өчен күп кенә киртәләр аша узарга туры килә”,- диде “Саид”.
Истәлекле очрашу әңгәмә рәвешендә узды. Малайлар һәм кызлар сугышчыны игътибар белән тыңлап утырдылар һәм үзләрен кызыксындырган сорауларны җиткерергә ашыктылар. Ирик М. һәр сорауга ихластан җавап бирде, ә укучылар, сулыш алырга да базмыйча тыңлап, СВОда катнашучының һәр сүзен отып калырга тырыштылар.
Очрашу ахырында “Саид” үсмерләргә үзенең киңәшләрен бирде. Тырышып, бөтен күңелегезне биреп укыгыз, спорт белән шөгыльләнегез, көчле характер булдырып, үз алдыгызга зур максатлар куегыз һәм аларга ничек булса да ирешергә омтылыгыз, диде СВОда катнашучы.
Ирик М. очрашу истәлеге итеп мәктәп музеена дивизиянең флагын бүләк итеп тапшырды. Әлеге флагта сугышчы хезмәттәшләренең автографлары урын алган. Көтегез, тиздән шатлыклы хәбәр белән кайтырбыз, Җиңү безнеке генә булачак, башкача булуы мөмкин түгел, диде “Саид”.