Минем яраткан укытучым!

Укытучы - бөек исем! Бу һөнәр кешегә тумыштан ук биреләдер дип уйлыйм.
Мин - Иске Кулаткы район үзәгенең Россия Герое Рәфәгат Мәхмүт улы Хәбибуллин исемендәге 2 нче урта мәктәбенең 8 сыйныф укучысы. Минем яраткан укытучым - рус теле һәм әдәбияты укытучысы Нурзидә Тәвфик кызы Курбаналиева. Аның дәресләрен мин аеруча көтеп калам. Сыйныф бүлмәсенә килеп кергәч, ул безне үзенең төпле басынкы тавышы, матурлыгы, ачык йөз белән каршы ала. Аның дәресләре бик тә кызыклы үтә. Шуңа күрәдер инде, дәрес үтеп киткәнен сизмичә дә калабыз.
Нурзидә Тәвфик кызы - яшь, дәртле, чибәр хатын-кыз. Ул - өч бала анасы, ләкин аны белмәгән кешеләр, бу студент кынадыр әле, дип уйлый. Рус теле укытучысы буларак 9 сыйныф җитәкчесе вазыйфаларын да үти. Аның укучылары һәрбер конкурста, олимпиадаларда, төрле ярышларда бик уңышлы катнашып килә, чөнки Нурзидә Тәвфик кызы аларны фәнгә җәлеп итә, кызыксындыра белә.
Нурзидә Тәвфик кызы безнең мәктәптә менә 16 ел инде хезмәт итә. Ульяновск дәүләт педагогика университетын уңышлы тәмамлагач, хезмәт юлын шушы мәктәптә башлап җибәрә. Аңардан үрнәк алып, киләчәктә мин дә укытучы һөнәрен сайларга җыенам. Укытучы - бөек исем!
Зарина ЕДИХАНОВА,
8 сыйныф укучысы.