Кардиодиспансерда – яңа җиһазлар

Ульяновск өлкә хастаханәсенең кардиодиспансерында реабилитацияләү өчен җиһазларны яңартканнар. Яңа аппаратура “Озын һәм актив гомер” илкүләм проекты буенча сатып алынган.

Өлкә сәламәтлек саклау министры Мария Шалягина әйтүенчә, быел илкүләм проектның “Сәламәтлекне торгызу өчен оптималь медицина реабилитациясе” программасы буенча өлкә клиник хастаханәсенең һәм 4 нче поликлиниканың реабилитацияләү бүлекләренә 17 берәмлек җиһаз сатып алу каралган. Бу максатта 16 миллион сум акча бүлеп бирелә. 16 аппарат кайтартылган һәм файдалануга тапшырылган инде. Яңа техника “медицина реабилитациясе” профиле буенча ярдәмнең уңайлылыгын арттыру мөмкинлеге бирә. Быел 7753 пациент ярдәм алырга өлгергән инде.