Үзебезнекеләрне ташламыйбыз!

Павловка районы шушы көннәрдә генә кабат “тимер ат”ны алгы сызыкка озатты.

Павловка муниципаль округы өчен “ярдәм” сүзе - отчетлардагы хәрефләр генә түгел. Бу - алгы сызыктагы ир-егетләребезнең гомерен коткарып калучы конкрет эшләр.

Якташыбыз, сугышчы Илдар Хайров, зарыгып көткән һәм бик тә кирәкле булган бүләкне алды. Павловка муниципаль округы башлыгы, «Калита Агротех» кооперативы җитәкчесе Александр Вальков аңа “Нива” автомобилен тапшырды.

Алгы сызык - передовой өчен шундый машина - гади транспорт чарасы гына түгел. Ул - авыр техника уза алмый торган пычрак юллардан яралыларны ташучы, хәрби припасларны илтеп җиткерүче ышанычлы иптәш. “Нива” - ул тәгәрмәчле чын солдат.

Без ярдәмне “үзебезнекеләр”гә һәм “чит-ятлар”га бүлмибез. Алгы сызыкта булган һәр сугышчы - Туган илебезне саклаучы һәм яклаучы. Ир-егетләребез гомерләрен куркыныч астына куеп дошманга каршы сугышканда, без тылны ныгытырга бурычлы. Илебез язмышына битараф булмавы өчен Александр Вальковка рәхмәт! Фронтка ярдәм итүче район халкына рәхмәт!

Илдар, үзеңне сакла! Синең һәм барлык ир-егетләребезнең Җиңү шатлыгы белән кайтуын көтәбез, дип хәбәр иттеләр район хакимиятендә.