Президент көндәлегеннән

Махсус хәрби операция башлануга нәрсә этәргеч булды? Чит илләр дөреслекне беләме? Владимир Путин “Валдай” XXIII Халыкара дискуссия клубының пленар сессиясендәге чыгышында шушы һәм башка сорауларны да читләтеп үтмәде.
- Кайда дөреслек? Ә дөреслек шунда, моны без теләмәдек һәм без сугыш башламадык, ә безнең белән сугыш башладылар. Украинадагы агрессив милләтчелекне һәм русофобияне еллар буе Россия белән көрәш коралына әверелдерү максатыннан хупларга, НАТОга оешманың үз мәнфәгатьләре өчен безнең тарихи территорияләрдә хәрби инфраструктура булдыруны башларга, анда үз базаларын планлаштырырга, Киевтагы радикалларны дәүләтне үзгәртеп коруга этәрергә кирәкми иде, ә аннары шул рәвешле төзелгән законсыз режимны асылда төрле һөҗүм итүчеләр белән тутырырга да кирәкми иде. Шулай ук Донбасс һәм Кырым халкы өчен концентрацион лагерьлар оештыру планнарын төзергә кирәкми иде. Милләтләре һәм рухлары буенча урыс булган өчен генә танклар, ракеталар ыргытырга, самолетлардан атарга һәм коралсыз кешеләрне тереләй яндырырга кирәкми иде. Ышанам, Россияне аңлы рәвештә бу ачык агрессиягә җавап итеп, кулына корал тотып якларга мәҗбүр булган хәлгә куйдылар. Безне аңлы рәвештә бу сызыкка китерделәр.
Владимир Путинның чыгышында җиңү безнең якта булырга тиешлеге һәм әлеге хәлләр төбәкләрнең һәм илнең үсешенә кире йогынты ясамаячагы кызыл җеп булып үтте. 

* * *

Владимир Путин тугызынчы чакырылыш Дәүләт Думасы утырышында депутатларга иң элек нәрсәләр эшләргә кирәклеге турында сөйләп үтте.

Ул төп бурычлар арасында демографияне үстерүне һәм гаиләләрнең тормышын яхшыртуны атап үтте. Президент әйтүенчә, моңа җитәрлек күләмдә акча бүлеп бирү шарт: акча торак шартларын яхшыртуга да, гаиләләргә, иң элек балалы гаиләләргә ярдәм итүгә дә кирәк.

Владимир Путин аерым басым ясап әйткәнчә, дәүләтнең кешеләребез алдындагы социаль бурычлары тулы күләмендә үтәләчәк. Ул яңа чакырылышның якын киләчәктәге эшендә нәкъ менә шушы юнәлешләрнең ил өчен чиктән тыш мөһим булуын белдерде.

* * *

Владимир Путин  «Валдай» халыкара дискуссия клубының пленар сессиясендә Кытай Халык Республикасы Рәисе Си Цзиньпин белән «сүзсез» аралашуы һәм кытай телен белүче оныклары турында сөйләде.

Россия лидеры сүзләренчә, Һиндстанга сәфәре вакытында ул һәм Кытай лидеры бер бинага икәү, тәрҗемәчеләрдән башка гына эләккәннәр. Әңгәмәдәшенең телен белмәүгә карамастан, Путин белдергәнчә, алар коммуникация төзи алганнар.

«Аңа яки миңа ниндидер бер сүз әйтү кирәк булса, без тәрҗемәчеләрдән башка, бер-беребезнең телләрен белмичә, бер-беребезне сүзсез аңлый идек», - дип ышандырды РФ Президенты.

Шул ук вакытта ул, үз оныкларым тәрҗемәчеләр сыйфатында чыгыш ясый алыр иде, дип шаяртты. «Минем оныкларым кытайча сөйләшәләр», - диде Владимир Путин.