Өчкаеннан - гуманитар ярдәм

Яңа Малыклы районы Өчкаен авылы халкы махсус хәрби операциядә - СВОда катнашучыларга ярдәм күрсәтү максаты белән берләшкән.

Авыл халкы хәрбиләргә аеруча да кирәкле булган әйберләр - җылы курткалар һәм комбинезоннар, матраслар, одеяллар һәм урын-җир әйберләре белән посылкалар туплаган. Фронтның алгы сызыгында - передовойда дошманга каршы батырларча сугышучы ир-егетләргә уңайлы булсын өчен без мөмкин булганның барысын да эшләргә әзер, ди өчкаенлылар.

Яңа Малыклы район администрациясе белгечләре Өчкаен халкының бик тә ярдәмчел булуын билгеләп үттеләр һәм гуманитар ярдәм җыярга булышулары өчен рәхмәт белдерәләр.

“Тылдан килеп төшкән шундый посылкалар махсус хәрби операциядә катнашучыларда ышаныч уята, аларның күңелләрен күтәреп җибәрә. Шуңа күрә Өчкаен авылы халкы сугышчыларга ярдәм күрсәтүен һәм кирәкле әйберләр җибәреп торуны дәвам итә”,- дип хәбәр иттеләр район хакимиятендә.