“Күркәм гаиләләр тормышы”

Ульяновск өлкәсендә “Күркәм гаиләләр тормышы” проектының җиденче китабы дөнья күрде.
Өлкә Хөкүмәте рәисе Геннадий Спирчагов Демография советы утырышында гаилә тарихлары яңа томга кергән парларга китапны бүләк итеп тапшырды.
2020 елдан бирле нәшер ителүче басма гаилә кыйммәтләрен һәм югары мораль сыйфатларга ия булган гражданнар тәрбияләүне популярлаштыруга юнәлдерелгән. Яңа, җиденче том Россия халыклары бердәмлеге елына, “Авиастар” ширкатенең 50 еллыгына һәм Чернобыль АЭСындагы авариянең 40 еллыгына багышланган.
“Шушы вакыт эчендә “Күркәм гаиләләр тормышы” проекты төбәкнең бәһасез елъязмасына әверелде. Хезмәт, мәхәббәт һәм традицияләргә тугрылык аркылы ныклы гаилә нигезе булдыручы 800гә якын гаилә үзләренең тарихлары белән бүлештеләр. Нәкъ менә шундый гаиләләр төбәгебезнең һәм тулаем илебезнең ышанычлы фундаменты булып тора. Җиденче том регионда яшәүче халыкларның бай мәдәни мирасын һәм бердәмлеген чагылдырып, Ульяновск өлкәсе тарихының мөһим сәхифәләрен бергә җыйды. Әлеге илһамландыручы тарихлар үсеп килүче буын өчен иң яхшы тәрбия дәреслеге булып хезмәт итәчәк. Бу күркәм традицияне дәвам итәргә кирәк”,- дип ассызыклады Геннадий Спирчагов.
Россия халыклары бердәмлеге елына багышланган бүлеккә төрле милләттән булган 84 гаилә турында очерклар кергән. Язма геройлары - төбәктә яшәүче халыкларның традицияләрен кадерләп саклаучы кешеләр. Ульяновск шәһәрендә гомер итүче Аряповлар гаиләсе - шундый парларның берсе. Рөстәм Закир улы белән Гөлсинә Мөбарәкша кызы менә 42 ел инде язмыш сукмагыннан бергә атлыйлар. Аларның гомуми педагогик стажы 95 елдан артык. Гаилә башлыгы 50 ел физкультура укыткан, ә Гөлсинә Мөбарәкша кызы А.А.Туполев исемендәге 69 нчы мәктәпкә җитәкчелек иткән.