Имам кипарис агачы утырткан

Димитровград шәһәренең Верхний пруд яр буенда агачлар һәм куаклар саны арта бара.

Тагын берничә елдан Верхний пруд тирәсе Кырымның көньяк яр буен хәтерләтәчәк, дип саный шәһәрнең “Без бергә - көч” (“Вместе мы - сила”) иҗтимагый хәрәкәте активистлары.

Үткән атнада иҗтимагый хәрәкәт активистлары бергә җыелып “Халыклар дуслыгы” аллеясында кипарис агачлары утырттылар. Әлеге изге эш Димитровград шәһәренең Җәмигъ мәчете имам-хатыйбы Ильяс хәзрәт Мухутдинов инициативасы белән башкарылды.

“Коръәни-Кәримдә һәм сөекле Пәйгамбәребезнең хәдисләрендә агачлар һәм куаклар утыртып, көн күргән, яшәгән урыннарыбызны матурайту, төзекләндереп тору кирәклеге турында әйтелә. Шуңа күрә без - мөселманнар шәһәребезне төзекләндерү өмәләрендә, хәйрия акцияләрендә һәрвакыт актив катнашабыз”,- ди Ильяс хәзрәт.