Эндокринология үзәге ачылды

Ульяновскида “Озын һәм актив тормыш” илкүләм проекты ярдәмендә шикәр диабетлы пациентлар өчен эндокринология үзәге ачылды. Губернатор Алексей Русских әлеге үзәк эшчәнлеге белән танышты.

Үзәкнең кабинетлары 4 нче шәһәр поликлиникасында урнашкан. Эндокринология үзәгенең төп максаты - шикәр диабетын профилактикалау системасын камилләштерү һәм өзлегүләрдән дәвалау. Офтальмология патологияләрен заманча диагностикалау һәм дәвалауга аеруча игътибар биреләчәк.

Замана таләпләренә туры китереп җиһазландырылган яңа эндокринология үзәгенә консультациягә Сенгилей, Ульяновск һәм Чынлы район поликлиникалары юнәлтмәләре буенча эләгергә мөмкин.