18 октябрь – Аталар көне

Хөрмәтле Ульяновск өлкәсендә яшәүчеләр! Чын күңелдән сезне күркәм бәйрәм – Аталар көне уңаеннан тәбриклим!

Әлеге бәйрәм гаилә башлыгының абруе югары булуын, ир-атның гаиләдә һәм балалар тәрбияләүдә мөһим ролен ассызыкларга бурычлы. Илебездә яшәүче барлык халыкларда да гасырлар буе ир-ат ныклы терәк һәм таяныч булып санала, ул туганлык җепләрен саклый һәм үзара хөрмәт итү, хезмәтне ярату һәм Туган илгә тугрылыклы булу кыйммәтләрен буыннан-буынга тапшыра.

Ата булу – зур хезмәт һәм олы җаваплылык. Ата кешенең үрнәге баланың характерын формалаштыра һәм аңа тормыш юлыннан ышанычлы атларга ярдәм итә. Атаның киңәшләре еллар буе истән чыкмый, алар яхшылыкны начарлыктан аерырга, авырлыклардан курыкмаска һәм якыннарга хөрмәт белән карарга өйрәтә.

Күп кенә әтиләр актив тормыш позициясенә ия булу үрнәге күрсәтә. Ульяновск өлкәсенең һәр муниципаль берәмлегендә аталар советы эшләп килә. Алар хәйриячелек белән шөгыльләнә, мохтаҗларга һәм СВОда катнашучыларның гаиләләренә ярдәм күрсәтә. Аталарның төбәк тормышында катнашуы бары тик үсә барыр дип ышанам.

Кадерле дуслар! Сезнең гаиләләрегезгә сәламәтлек, иминлек, мәхәббәт һәм игелек телим!

Ульяновск өлкәсе Губернаторы А.Ю.Русских.