Балалар бакчалары яңартыла

Губернатор Алексей Русских Ульяновскида капиталь ремонттан соң яңадан ачылган 123 нче балалар бакчасы эшчәнлеге белән танышты.
“Ульяновскиның Засвияжье районындагы Ефремов урамында 123 нче “Радужка” балалар бакчасы капиталь ремонттан соң кабат ишекләрен ачып җибәрде. Монда йөзгә якын малай һәм кыз йөри. Ремонт нәтиҗәләре сокландыра. Нәниләргә, ата-аналарга һәм тәрбиячеләргә яңа шартлар бик тә ошый. 1959 елда төзелгән балалар бакчасы бинасында масштаблы капремонт беренче тапкыр үткәрелде. Түбәсе, фасады һәм инженерлык челтәрләре яңартылды. Шулай ук группалар белән йокы бүлмәләре, пищеблок белән медкабинет ремонтланды. Яңа мебель белән җиһазлар кайтартылды. Моңа кадәр бөтенләй булмаган аерым музыкаль зал барлыкка килде. Капиталь ремонт Россия Президенты Владимир Путин инициативасы белән гамәлгә куелган “Гаилә” илкүләм проекты ярдәмендә башкарылды. Быел без Ульяновск белән Димитровградта, Иске Кулаткы белән Николаевкада, Барыш белән Новоспасскоеда алты балалар бакчасын тәртипкә китерәбез. 2027 елда Ульяновск белән Димитровградта, Новоспасское, Чынлы һәм Чардаклы районнарында сигез балалар бакчасын ремонт көтә. 2028 елда тагын өч мәктәпкәчә тәрбия учреждениесен яңартачакбыз. Капремонт балалар бакчаларында яңа белем бирү мохите булдырырга ярдәм итә”,- диде төбәгебез башлыгы.